Энцефалитлы талпаннардан прививка коткара, тычкан бизгәгеннән ничек сакланырга?
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә әйтүләренчә, талпаннар +1...+3 градус температурада уяна, көннәр +15 градуска кадәр җылынгач, активлык сезоннары башлана. Быел кар күп булу сәбәпле, сезонны алар соңрак ачты: талпан тешләүнең беренче очрагы 6 апрельдә Яшел Үзән районында теркәлде, ә 2023 елда беренче очрак 25 мартта булган иде.
Быел талпан тешләгән 14 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән, бу узган елның шул ук чорына караганда 8,5 тапкыр азрак. Бәхеткә, паразитлар йогышлы булмаган. Әмма шуны истә тотарга кирәк, аларның иң актив вакыты апрель ахырында – май башында, калган кар эреп беткәч көтелә. Июнь ахырында – июль башында активлыклары кимиячәк. Ә август аенда икенче дулкын башланачак, ул октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
– Талпан – ул черки түгел, ул шунда ук тешләми. Талпанга нечкә тиреле урынны табу өчен вакыт кирәк. Шуңа күрә урманнан яки биек үлән белән капланган территориядән кайткач, кием, тән һәм чәчләрне шунда ук тикшерергә кирәк. Талпаннар кешеләргә, күпләр уйлаганча, агачтан төшми, ә җирдән һәм үләннән менә.
Хәзерге вакытта талпаннар ачык һәм яхшы җылынган урыннарда гына булса, соңрак алар белән шәһәр эчендәге паркларда, су буйларында да була. Мәсәлән, Казанда Нагорный бистәсе, Яңа Савин районы, шулай ук Казансу яры һәм Аккош күле күле куркыныч дип санала, – дип сөйләде КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев.
Талпан тешләве нәтиҗәсендә талпан энцефалиты барлыкка килергә, ул менингитка китерергә мөмкин. Авыру билгеләре талпан тешләгәннән соң 1-2 атнадан соң барлыкка килә: температура 38-39 градуска кадәр күтәрелә, көчле баш һәм тән авыртулары башлана, күңел болгану, косу барлыкка килә, паралич булырга мөмкин.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Популяр булмаган прививка
Талпан энцефалитыннан саклануның иң яхшы ысулы – вакцинация. Әмма, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләгәнчә, бу төр вакцина белән кызыксынучылар күп түгел.
– Бу прививка илкүләм календарьга керми, аны бары тик эпидемия күрсәтмәләре буенча эшләре талпан тешләү куркынычы белән бәйле булганнарга гына түләүсез ясыйлар. Мәсәлән, аучыларга, урманчыларга, табигатькә практикага чыгучы студентларга, юл төзүчеләргә, төзекләндерү эшчеләренә. Алар өчен вакцинация мәҗбүри, – дип билгеләп үтте Дмитрий Лопушов.
Бакчачылар бу исемлеккә керми, чөнки алар өчен бу эш түгел, ял. Әгәр препарат эшчеләргә вакцинация ясатканнан соң артып кала икән, шул очракта дачниклар да прививканы бушлай ясата ала. Бу вакытта вакциналар өлкәннәр һәм балалар поликлиникаларына таратыла. Өлгермәгәннәр вакцинаны түләп ясата ала. Шәхси клиникаларда бу хезмәтнең бәясе 1 меңнән алып 1,3 мең сумга кадәр тора.
– Прививканы, төренә карап, 1 яки 3 яшьтән ясатырга мөмкин. Препаратлар барысы да үзебездә, Россиядә җитештерелгән. Талпан энцефалитына каршы чит ил вакциналарын без беркайчан да кулланмадык. Иммунитет барлыкка килсен өчен, 3 прививка ясатырга кирәк. Иң яхшысы планлы вакцинация узу: көзен 2 прививка һәм өченчесен яз көне ясату. Бу очракта иммунитет 3-5 ел дәвам итә.
Вакцинацияне ясатуның ашыгыч схемасы да бар, аны хәзер ясатырга мөмкин. Бу – 14 көннән 1 айга кадәр вакыт аралыгында ясалырга тиешле 2 прививка. Ләкин бу очракта иммунитет 1 ел дәвам итә, – диде ул.
Әгәр дә сез тәнегездә талпан тапкансыз икән, аны алдыру өчен, иң якын травматик пунктка яки поликлиникага мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Талпанны үзегез алсагыз, аны вирусларга тикшерү өчен «Татарстанның гигиена һәм эпидемиология үзәгенә» (Сеченов урамы, 13а йорт) алып килергә кирәк.
- Талпаннан вируслы энцефалитны һәм боррелиоз авыруын ничек йоктырмаска?
- «Талпаннар кеше исен ун метрдан сизә» (урман бетенең актив чоры башланды)
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Кимерүчеләр һөҗүме көтелә
Талпаннарның күбесе әле йокыда булса, бөер синдромлы геморрагик бизгәк (ГЛПС) (мышиная лихорадка, тычкан бизгәге) таратучы тычканнар инде активлык күрсәтә. Өстәвенә, алар бу карлы кышта бик күп үрчегәннәр.
Роспотребнадзор идарәсендә хәбәр итүләренчә, 2024 елның 3 аенда Татарстанда 96 бөер синдромлы геморрагик бизгәк очрагы теркәлгән, бу узган елгы күрсәткечләрдән 6 процентка күбрәк. Кимерүчеләр саны да көз белән чагыштырганда 2 тапкыр арткан.
Ведомствода, бөер синдромлы геморрагик бизгәк һава-тамчы һәм һава-тузан юлы белән йога, дип искә төшерделәр. Мисал өчен, бакчада җыештыру эшләре вакытында вирус йоктырырга мөмкин. Әлеге инфекция кешедән кешегә йога алмый. Вирус йоккан очракта интоксикация, температура күтәрелү, кискен бөер җитешсезлеге барлыкка килә
Геморрагик бизгәктән прививка юк, шуңа күрә дачада җыештыру эшләре башкарганда, табиблар битлекләр һәм респираторлар кияргә киңәш итә. Паркларны һәм скверларны тычканнар һәм талпаннардан эшкәртү әле башланмаган. Роспотребнадзор идарәсендә хәбәр итүләренчә, моңа кар тулысынча эреп беткәч керешәчәкләр.
- Казан паркларында тычкан бизгәге бармы? (Авыру ияртмәс өчен киңәшләр)
- «Иремнең энесе 25 яшендә тычкан бизгәгеннән үлде»: тычканнардан ничек сакланырга?
- «Татарстан территориясе – тоташтан чир чыганагы»: тычкан бизгәге һәм талпан турында
«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә ителде. Авторы:Дарья Субботина