ru24.pro
Новости по-русски
Апрель
2024

Бәби тапканнан соң Алия Карачуринаның аккаунтын япканнар

0

Ришат Төхвәтуллин яңа гына бәби тапкан хатыны Алия Карачуринаның социаль челтәрдәге аккаунты ябылганын һәм аның язылучылары белән аралаша алмавын сөйләде.

«Алиянең социаль челтәрдәге сәхифәсен «взломали», хәзер сәбәбен ачыклыйбыз. Яңалыкларны көтегез», – дип сөйли ул «сторис»ларында.

Аккаунт ни сәбәпле ябылган – һөҗүмгә дучар булганмы, башка сәбәпме – анысы әлегә билгеле түгел.

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның балалары 10 апрельдә – Рамазан гаете көнне туды.