ru24.pro
Новости по-русски
Апрель
2024

«Аделина берничә сәгать интегеп үлде». 2 яшьлек сабыйның туганнары табибка җәза көтә

0

Новосибирск өлкәсендә 2 яшьлек кыз бала эчәклеге авыртудан вафат була. Ул берничә сәгать интегеп үлә. Хәзер аның туганнары хирургка җәза бирүне таләп итә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Аделина исемле сабый йогырт эчә һәм эчәкләре чуала. Ул йоклар алдыннан кисәк кенә авырый башлый. Аның эче авырта, коса. Ашыгыч ярдәм чакыралар һәм баланы хастаханәгә алып китәләр.

«Әле хирург караганчы ук, ашыгыч ярдәм хирургы Аделинага дөрес диагноз – эчәклеге тыгылу (сорау белән) куйды. Хастаханәдә УЗИ табибы шул ук диагнозны билгеләде. Рентген снимогы да эчәклек тыгылуны күрсәтте, бу турыда бөтен экспертизалар да әйтә», – ди гаиләнең юристы.

«Ләкин хирург боларның берсен дә исәпкә алмый. Аделинаны башка хастаханәгә күчерәләр», – ди ул.

Анда да кызны коткармыйлар. Берничә сәгатьтән бала үлә.

Беренче хастаханә хирургына карата «ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Аны 5 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре ихтимал.

Аделинаның анасы сүзләренчә, алар инде ярты ел буена хөкем карарын көтә.

«Без яклар фикер алышуда катнаштык, яклау ягын гына тыңлыйсы калды, аннары табибка хөкем карары. Ләкин инде берничә ай утырышы күчерелә. Соңгысында яклау ягы адвокаты бөтенләй килмәде. Ул дусларының күргәзмәсенә киткәнен әйтте. Судья моны судны хөрмәт итмәү дип белдерде», – ди әни кеше.