ru24.pro
Новости по-русски
Апрель
2024

9 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

0

9 апрельдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән бераз яңгыр явачак, кайбер районнарда томан төшә. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көндез +12..+17˚ градус.

Кимүче ай, ай Кучкар йолдызлыгында.

Яшелчә рассадаларына ашлама сибү өчен уңай вакыт. Шулай ук җимеш бирә торган агач-куакларны, бакча җиләген ашларга була.