ru24.pro
Новости по-русски
Апрель
2024

Телефон уеннары аша Татарстандагы берничә бала педофил кармагына эләккән

0

Тикшерүчеләр Татарстанда «Мәктәп яшендәге балаларга карата азгын гамәлләр кылу» турындагы маддә буенча җинаять эше кузгаткан. Шик төшкән ир-ат берничә эпизодта гаепле булырга мөмкин.

Телефонда уйнала торган «PING Mobile» уенында үзенә корбаннар эзләгән педофилның Татарстанда тоткарлануы турында моңа кадәр Telegram-каналлар хәбәр иткән иде. Алардагы мәгълүматлар буенча, кимендә 3 бала зыян күргән.

Бу кешегә 43 яшь. Ул Ростов өлкәсеннән Татарстанга күченгән, бер маркетплейс складында эшләгән.

«Җинаять эше 4 апрельдә РФ ҖК 135нче маддәсенең 3нче өлеше буенча кузгатылган («Ике яки аннан да күбрәк кешегә карата кылынган азгын гамәлләр»), – дигән Тикшерү комитетының төбәк вәкиле журналистларга.

Суд булган. Ул киләсе 2 айны тикшерү изоляторында уздырачак.