ru24.pro
Новости по-русски
Март
2024

Бер балыкчы, ярты ел өенә кайтырга юлга чыгарга куркып, агач кайрылары ашап яшәп яткан

0

Чукоткада бер балыкчы походка чыгып китә һәм ярты елга юкка чыга. Ашарына ризыгы беткәч, ул агач кайрылары һәм балык запаслары ашап яшәгән. Бу хата «База» телеграм-каналы яза.

Усть-Белая авылында яшәүче 70 яшьлек тәҗрибәле балыкчы көзен көймәгә утырып балыкка китә, тик хәтта Яңа ел җиткәч тә өенә кайтмый. Хатыны да полициягә шундук хәбәр итми: чөнки иренең табигатьтә ялгыз гына калып, аучы йортында яшәргә озакка киткән вакытлары булгалый. Бу юлы ул бик озаклаган.

Полиция хезмәткәрләре балыкчыны авылдан 150 км чамасы читтә тапкан. Ир бик хәлсезләнгән, аның ашарына ризыгы да бер ай элек үк беткән була. Бабай балык һәм ашардай башка нәрсәләр, шул исәптән агач кайрылары ашап торган. Ә өенә кайта алмаган, чөнки юлда катып үлүдән курыккан.

Ир-атны тапканнар, җылытканнар, юындырганнар һәм хатынына тапшырганнар.