ru24.pro
Новости по-русски
Март
2024

Мөнир Рахмаев интим видео турындагы сорауга җавап биргән

0

Хәтерләсәгез, 2018 елда Интернетта Мөнир Рахмаев белән бәйле шау-шу купкан иде. Челтәрдә – телеграм-каналларда видео таралды, анда Мөнир Рахмаев дип әйтелгән, аңа охшаган ир видеочат аша шәрә кыз белән виртуаль «элемтә»дә. Ул чакта Мөнир Рахмаев «Интертат»ка болай дип сөйләгән иде:

Спам ул, монтаж. Бу видеога ышанмагыз! Вконтакте сайтында минем аккаунтымны ватып, барлык кешеләргә минем катнашымда монтажланып ясалган видео җибәргәннәр. Мошенниклар мине шантажлап акча сорадылар.

  • Мөнир Рахмаевны мошенниклар интим видео белән шантажлый

Бу вакыйгалардан соң 6 ел узгач, Мөнир Рахмаев бу хакта блогер Лесная (Олеся Дмитриева) белән сөйләшкән.

Мөнир, сәлам. Берничә ел элек Интернетта синең турында хейт таралган иде. Беттеме әле ул? – дип сорый аннан блогер. Видеода бу сүзләр яңгыраганда блогер шул хактагы яңалыклар лентасы сканын күрсәтә.

Минем турында түгел. Тормышта кем ялгышмый, дигәндәй. Ләкин тормышта, татар шоу-бизнесында, минем генә түгел, һәркемнең төрле мизгелләре булды, – ди Мөнир Рахмаев.

Зашел не в ту дверь, – дип кыстыра Лесная.

Әйе, «зашел не в ту дверь», – дип, Филипп Киркоров сүзләре белән тәмамлый Рахмаев бу теманы.

Күптән түгел генә, рус эстрадасы йолдызлары ярымшәрә йөрү хупланган кичәдә катнашканнан соң, шу-шу купкан иде. Ул вакытта ялангач диярлек йөрүчеләр янына күңел ачарга килгән Филипп Киркоров соңрак гафу үтенде. Аның бу чыгышта гаебен тануын белдереп әйткән «зашел не в ту дверь» гыйбарәсе мем булып китте.

  • Ринат Рахматуллин үзе турында таралган «әшәке видео» турында: «Төрле хәл ясап була»