ru24.pro
Новости по-русски
Март
2024

«Бернигә карамый ут эченә чапты». Әни кеше ике баласы белән һәлак булган

0

Красноярск краеның Большеулуйский районында янгында әни кеше һәм аның 2 баласы һәлак булган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига 6 мартта иртән була. Якынча белешмә буенча, 35 яшьлек хатын балаларын калдырып, эшләр эшләргә өйдән чыгып китә. Ул 4 яшьлек кызы белән 3 яшьлек улын ялгызы үстерә. Балаларын калдырырга кеше булмый.

Әни кеше, өйдә янгын булуын белеп алгач, балаларын коткарыр өчен, бернигә дә карамый, ут эченә кереп китә. Ләкин, кызганычка, ул кире чыга алмый.

Янгын сүндерүчеләр хәрабәләрне актарганда, 3 мәет таба. Алар агуланган һәм пешкән. Җинаять эше ачылган. Янгын сәбәпләрен белгечләр билгеләячәк. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Соңрак «Вести» каналы хәбәр иткәнчә, фаҗига Елга авылында була. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, башта өйгә ут каба, аннары янгын каралты-курага күчә. Янгын 100 квадрат метрга тарала.

Ведомство белешмәсе буенча, балалар шырпы белән уйнаган. Өйгә кайткан әни кеше балаларын коткарырга өйгә кергән, тик берсе дә чыга алмаган.

Красноярск крае прокуратурасы белешмәсе буенча, гаилә бернинди дә хисапта тормаган. Тиешле экспертизалар билгеләнгән. Прокуратура әлеге эшне тикшерүне контрольгә алган.