ru24.pro
Новости по-русски
Март
2024

Зәринә Хәсәншинаның әнисе: «Халат шундый матур була инде, акчасын әтиең түләде»

0

Зәринә Хәсәншина социаль челтәрдәге сәхифәсендә әти-әнисе катнашында төшерелгән видеоларны еш куеп тора. Бик күңелле гаилә, җырчының әнисе Фәнисә ханым – бик уңган хатын, кулыннан килмәгән эше юк, шул ук вакытта җитди: кирәк икән ирен дә, буй җиткән балаларын да ачуланып ала. Зәринә, рәхәтләнеп көлә-көлә, бу мизгелләрне видеога төшерә һәм язылучылары игътибарына тәкъдим итә.

Җырчы сөйләвенчә, авылда төшерелгән видеолар иң күп карау җыя. «Менә матур күлмәк киеп төшкән видео куям, аңа «лайк» куймыйсыз, ә әти-әни белән куйган видеоларны яратасыз», – дип тә белдерә ул.

Бу юлы Зәринәнең әнисе яңа халатын киеп күрсәтә. Кыз белән әни арасындагы әңгәмә:

– Я борчак, я чәчәк, бер төстәге халат алып булмыймени ул? Минеке кебек бер төстәгене, теге зәңгәр кебек.

– Халат шушындый матур була инде. Синеке кебек «детский» булмый.

– Шундый вак-вак чәчәкләргә карап торасы килә инде ул.

– Какая грация.

– Әти, әнинең халаты матурмы?

– Галәмәт.

– Атаң үзе түләде бит акчасын.

Аннары Фәнисә ханым кунакка җыена. Әле бер яулыгын, әле икенчесен киеп, көзге янында бөтерелә.

– Хайлайтер алганмын 3,5 мең сумга, ватырга өлгердем. Хәзер, бәясен чыгарыр өчен, бөтен җиргә сөртәм.

– 3,5 мең? И кызым! Нәрсә соң ул хайлайтер? Башта шуны әйт.

– Мин аны алай кыйммәт дип белмәдем. Ялтырата торган инде. Сине дә ялтыратыйм, син бүген ялтырарга тиеш.

– Ялтыратма, кеше «битең ялтырый» дип килеп сөртә әле. Бәт… Борынны ялтыратма, ялтырамасын дип, болай да гел сөртеп торам бит аны. Бу яулыкны кисәм «простофиля» булырмы икән?

– Монысы да простой инде. Бөтенләй кимә.

Ана белән кыз кочаклаша, әнисе зур кызының арт ягына сугып, «мягче подушки» дип ярата. Бу диалог барышында Зәринә Хәсәншина сүз саен рәхәтләнеп көлә, ә әнисе бик җитди булып кала.