ru24.pro
Новости по-русски
Март
2024

«Хыялың тормышка ашты» - татар эстрадасы җырчысы өйләнгән

0

Татар эстрадасында буйдак егетләр саны бер кешегә кимегән – яшь автор-башкаручы Айназ Әүхәдиев өйләнгән.

Җырчы 2 март көнне сөйгәне белән никах укыткан. «Никах көнебез», – дип язып, Айназ социаль челтәрләргә тормыш иптәше белән фотосын урнаштырган.

«Тәбриклим, братка», – дип язган аңа үзе дә һаман буйдак шагыйрь, алып баручы Ренат Галиәскәр.

«Чын күңелдән котлыйм, бәхетле булыгыз», – дигән җырчы Илзәдә Госман.

«Котлыйм, брат. Хәерле, озын гомерләр сезнең гаиләгә», – дип язган Илшат Шәехов. «Тигез, матур гаилә булып, гомер буе бергә яшәргә язсын», – дип җырчы Илшат Вәлиев тә тәбрикләгән яшьләрне.

«Бәхетләрегез чикләнмәсен», «Хыялың тормышка ашты, Айназ. Әлхәмдүлилләх. Аллаһы тәгалә сезгә сәламәтлек, күп бәхетләр, сәламәт балалар насыйп итсен», – дигән комментарийлар да бар.

Фото: © социаль челтәрләр