Илзидә Госманова: «Берничә артист белән конфликтка кердем»
«Йонлы кулларым», өскә тартучы «абзый»ларым юк»
Илзидә ханым, сез концертлар белән авылларда бик еш буласыз. Авыл халкы концертларга йөриме?
Авылларга да, район-шәһәрләрдә дә күп куям мин, Гөлназ. Татарстан авылларын мин инде сәхнәгә аяк баскан елларда үк йөреп чыктым. Хәзер Башкортстанның авыл-районнарын өйрәнәбез.
Көз көне Чаллыда, Йошкар-Олада концерт күрсәттек. 28 мартта – Уфада, 11 апрельдә Казанның «Чулпан» мәдәният сараенда зур концерт-шоу программам булачак. Ләкин мин авылларда да йөрергә яратам. Моң авылдан башлана. Башта авыллар аша танылып бетәргә кирәк.
Халык йөриме дигәндә, иң беренче концертларыбызны шулай ук авыллардан башлаган идек. Пандемияләргә кадәр, дөньялар тыныч чакта, халык концертларга күбрәк йөри иде сыман. Хәзер зал буш та түгел, халык әллә ни агылып йөри дип тә әйтеп булмый. Бу – күңел тынычлыгы булмауга да, авылларда кеше саны кимүгә дә бәйледер инде.
Сез сәхнәгә чыкканчы укытучы булып эшләгәнсез икән.
Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, 5 ел Казанның 161нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыттым. Ул инде минем әти-әни җырларга рөхсәт бирмәгәнгә, аптыраганнан сайлаган һөнәрем булды. Бөтен дәресләрем балаларны җырларга өйрәтүгә кайтып кала иде. Әлеге һөнәр үземнеке түгел икәнлеген аңлаганга, укытучы булып озак эшли алмадым. Редакциягә, журналистика өлкәсенә дә кереп алдым. Аннан төрле мәҗлесләр алып бара башладым. Һаман-һаман җырга әйләнеп кайткач, үземә шушы сәнгать юлыннан китәргә кирәк икәнлеген аңладым һәм бер дә үкенмим.
Ничек уйлыйсыз, сәхнәгә башта ук чыккан булсагыз, бүген тагын да популяррак булыр идегезме?
Мин, Гөлназ, сәхнәгә баштан ук чыга алмас идем, чөнки күз алдыма да китерә алмадым гаиләмне, балаларны калдырып йөрүләрне. Мин – балалар дип өзелеп торучы ана. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә тарафыннан вакыты җиткәч, сәгате суккач кына җырларга керештем.
Фото: © Илзидә Госманованың шәхси архивыннан
Беренче концертларыгызны кайчан куйдыгыз?
Мин концертлар белән моннан 8 ел элек йөри башладым. Башта Нияз Җәләлов төркемендә эшләдем. Аннан соң инде үз төркемемне туплап, ныклы адымнар белән, авылларга чыгып киттем. Шул ук елны, ничәдер айдан соң, Чаллының Сара Садыйкова исемендәге залында концерт куйдым. Анда 370 кеше килгән иде (көлә).
Нияз Җәләлов турында бер музыканты «сүзендә тормый, акча түләми» дип зарланган иде. Сез аның белән ничегрәк эшләдегез?
Без бергә 2 ай тирәсе генә эшләдек. Ләкин миңа түләмичә калганын хәтерләмим, акча мәсьәләсендә аның белән сүзгә килгәнебез булмады. Ул вакытта Нияз бик популяр иде әле, түләү мөмкинлеге бар иде.
Мин үзем дә төркемемә ничек сөйләшенгән – шулай түләргә тырышам. Алар сиңа ышанып чыгалар, һәрберсенең гаиләсе, кредитлары бар. Әгәр дә берәр концертта кеше аз булып, тулысынча түли алмасам да, кеше күбрәк килгән концерттан өстәп түлим, вәгъдәмдә торам.
Заллар тутыру кыенлыгы бар, әйеме?
Бар, әлбәттә, ничек булмасын. Бу – минем генә түгел, күп артистларның проблемасы. Әкрен генә алга барам, гел сәхнәләрдә йөреп, күренеп, тамашачыларымны арттырам. Бүген чыгып ишетелдең дә, иртәгә популяр җырчы булдың түгел бит ул. Аннан минем «йонлы кулларым», өскә тартучы «абзый»ларым юк, залга халыкны көчләп китереп утырта алмыйм.
Продюсер белән эшләп караганыгыз юкмы?
Продюсерым юк, ләкин иҗат юлымда бик нык ярдәм итүче администраторларым бар. Бернинди булышчысыз, ялгыз гына Башкортстан, Пермь якларына, башка ерак шәһәрләргә чыга алмас идем. Булышабыз дип торган кешеләрем җитәрлек, Аллаһка шөкер.
Сезгә Ходай Тәгалә тарафыннан үзенчәлекле, башкалардан нык аерылып торучы тавыш бирелгән. Аның мөмкинлекләрен тулысынча ачып бетерә алдыгызмы?
Тавышымны моңлы дип әйтүчеләр күп. Ә тавышның мөмкинлекләренә килгәндә, хәзерге җырларым башта җырлый башлаган мәлләрдәге җырларымнан бик нык аерыла. Мин вокал өстендә ныгытып эшлим, бик күп вокал дәресләре алдым. Миңгол Галиевка да йөрдем. Бу юнәлештә өйрәнәм, тырышам, камилләшәм, тавышымның барлык мөмкинлекләреннән дә файдаланырга тырышам. Репертуарымда халык җырлары да, дәртле эстрада җырлары да бар.
Фото: © Илзидә Госманованың шәхси архивыннан
«Берничә артист белән конфликтка кердем»
Сезнең «тәртип бозмыйм, әмма үз тәртипләрем белән яшим» дип әйткән сүзегезгә юлыктым. Нинди ул сезнең тәртипләр?
Мин инде күбрәк үземне ачып бирә торган статуслар куям. Алайса «сез серле» дип еш язалар. Чынлап та, башкалар куйган тәртипләргә буйсынып яши торган кеше түгел мин. Минем үземнең планым, куйган максатларым бар. Мин, иң беренче чиратта, шуларны карыйм, кемнеңедер сүзенә буйсынмыйм, ирек ярата торган кешемен. Күңелем теләгән җырны җырлыйм, киемне дә үзем теләгәнне киям. Тәнкыйтьләсәләр, соңгы вакытта, ул тәнкыйтьнең кем тарафыннан әйтелүенә карыйм. Кайбер кеше синең ачуың килсен, күңелең төшсен өчен дә тискәре фикерен язып куя. Ә инде чын күңелдән әйтүче, үзләре нәрсәгә дә булган ирешкән кешеләрдән тәнкыйтьне дә, киңәшне дә кабул итәм.
Нинди сыйфатларыгызны төзәтәсе бар?
Мин кешегә ышанучан. Бу да үзем шикелледер, дип уйлыйм да артык якынаям. Соңыннан үкенергә туры килә.
Аннан эшне соңгы чиккә кадәр суза торган гадәтем бар, арыганлыктан да булса кирәк инде анысы. Һәрнәрсәне вакытында эшләргә кирәк.
Социаль челтәрләрдә шактый кискен итеп әйткән фикерләрегез дә очрый. Сез – усал кешеме?
Үземә тимәсәләр, мин усал түгел. Олыны – олы, кечене кече итәм. Ләкин минем шәхесемә тиеп, кимсетә торган сүзләр әйтәләр икән, мин усалланам. Җавабын та бирәм, каршы да тора алам.
Икейөзле, ялганчы кешеләрне, нахаллыкны, гаделсезлекне яратмыйм. Куштанлык, ялагайлану, төчеләнү дигәнне белмим. Шундый булуым үземә бераз авырлыклар да китерә.
Татар эстрадасының берничә артисты белән конфликтка кердем. Миңа аларның үзем турында төрле сүзләр сөйләүләрен ишеттерделәр, берсе, хәтта, «ВКонтакте» челтәрендә начар сүзләр сүзде. Анысына җавап яздым, артымнан сөйләүчесенә шалтыраттым. Көнләшү китереп чыгара инде мондый күңелсезлекләрне. Икенче яктан караганда, мине алга җибәрмәс өчен юлыма чыгалар бит, димәк, мин алардан артта түгел икән әле, дип уйлап сөендем дә. Андый кешеләр алдында куркып калмыйм, бирешмим, бирешә, дип уйламасыннар.
Ул җырчыларның исемнәрен әйтергә теләмисезме?
Юк, әйтергә теләмим. Мин алар белән конкрет сөйләштем, «әгәр мондый хәл кабатлана икән – мин сезне фаш итәм» дидем.
Сезнең турыда нәрсә дип сөйләгәннәр?
Ул ханым минем маршрут буенча йөри. Миңа берничә тапкыр оештыручылар чыкты. «Шул-шул җырчы сине начар дип сөйләгән иде бит, ә синең концертың искиткеч, җырларың да матур икән, шаккаттык», – диделәр. «Концерты начар», – дип сөйләп йөргән.
«ВКонтакте»да язганына нәрсә ошамаган?
Анысы ир-ат җырчы иде. Шулай ук көнчелектән язгандыр дип уйлыйм. «Синең тавыш белән, тегеләй-болай», – дигән. Мин аңа бик әйбәт итеп җавап хаты яздым. Икенче көнне ул: «Мин түгел идем, минем сәхифәдә башка кеше утырган», – дип акланды.
Аек кеше алай сөйли алмый, исерек баштан язгандыр, дип уйладым.
Ул артистлар белән уртак концертларда очрашасызмы? Очрашканда исәнләшәсезме?
Әлегә очрашкан юк. Очрашканда, мин бөтен кеше белән дә исәнләшәм. Әйтәсе сүземне әйтәм дә үч саклап йөрмим.
Сезнең хейтерлар да искиткеч күп бугай. «Шәрә ботларга бәйләнәләр» дип тә язган идегез. Кыска киемнәр яратасызмы?
Хейтерларымның сүзләрен концерт программасында да мәзәк итеп сөйлим. Нормаль кеше синең күлмәгеңне гаепләп, «тегенди-мондый» дип утырмый. Тормышка, дөньяга ачулы, көнче кешеләр яза, дип уйлыйм инде мин андыйларны.
Киемгә килгәндә, үземне бер генә стильдә киенәм дип әйтә алмыйм. Халык җырларын башкарганда милли киемнәр кияргә тырышам. Шаянрак җырларыма кыска күлмәкләремне киеп чыгам. Әгәр күлмәгем рухыма туры килми икән, рәхәтләнеп җырлый алмыйм.Тормышта да шулай, урыны белән классиканы да, спорт стилен дә яратам.
Фото: © Илзидә Госманованың шәхси архивыннан
Бер шәһәрдә унар көн концертлар куючы артистлар бар. Ничек уйлыйсыз, сан артыннан куганда сыйфат мәсьәләсе аксамыймы икән?
Андыйларга сокланып, «булдыралар» дип карыйм, үрнәк алам. Сыйфат ягы аксый, дигән сүз белән килешмим. Без дә бит бер шәһәрдә генә куймасак та, төрле җирләрдә рәттән унар көн концертлар белән йөрибез. Бер концерт икенчесенә охшамый. Синең сөйләгән саен сөйләм телең остара, җырлаган саен тавышың көчәя. Концерттан соң йокың туйганчы йокласаң, формага килсәң, сыйфат ягына хилафлык килә дип уйламыйм.
«Әти, ат йөге астында калып, үз кулларымда җан бирде…»
Балачагыгыз, якын кешеләрегез хакында сөйләгез әле, Илзидә ханым. Әти-әниегез мәрхүмнәр икән инде…
Мин үзем Балык Бистәсе районы Югары Ырга авылында туып үстем. Әти-әнинең соңарып кына тапкан кызлары. Мин туганда олы абыема 18 тулып, мәктәпне тәмамлап чыгып киткән иде инде. Төпчек бала булгач, бераз иркәрәк тә идем. Әни үземне белә башлаганчы күтәреп йөрде мине. Үзләре барган җирләрдән, кунаклардан бер дә калдырмыйлар иде.
Иркә булсам да, азып-тузып үсмәдем. Бераз хыялыйрак та идем. Өебез артындагы әрәмәлеккә чыгып китә идем дә, хыялланып, җырлап, уйланып йөри идем. Балачагым бик рәхәт булды, сагынам мин аны.
Без гаиләдә 6 бала. Бер апам 13 яшендә үк авырып үлгән. Әти-әнием дә вафатлар инде, кызганыч. Әтиебез 61 яшендә үк фаҗигале төстә китеп барды. Ат йөге астында калып, минем кулларымда вафат булды. Әти пенсиягә чыгу белән ат алды. Ул ат бик дулый торган, юләр ат булды. Такта төяп, такта ярдырырга төшкәндә, ат, тыңламыйча, йөкне әти өстенә аударган…
Фото: © Әти-әнисе, абыйсы белән. Илзидә Госманованың шәхси архивыннан
Мин ул вакытта кияүдә идем инде (без ирем белән бер авылдан). Без төшеп җиткәндә, әти исән иде әле. Авылда фельдшеры да булмаган инде аның... Әтине күрше авылга алып төшеп киттек. Анда уколлар ясау да ярдәм итмәде, «ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнче, минем кулларымда җан бирде… Зәп-зәңгәр күзләрен зур итеп ачып вафат булды. Аны кочаклап утыра идем ул мизгелдә. Нишләргә белмичә ачынып кычкырганнарым әле дә күңелемдә тора. Бу югалтуны бик авыр кичердем.
Әниебезнең арабыздан киткәненә 2 ел булды. Сагындыра, һаман да бик авыр. Әни турындагы җырларны концертларымда әле яңа гына җырлый ала башладым. Чөнки җырлаганда күздән яшь ага башлый да, туктатып булмый. Шундый нечкә күңелле кеше мин.
Әни 90 яшькә җитеп, барыбызның да гаиләле булганнарын күреп, үзе дә бәхетле гомер кичереп китеп барды.
Фото: © Илзидә Госманованың шәхси архивыннан. Әнисе белән
Яшүсмер вакытыгызда аягыгыз белән проблемалар булган икән.
Ул көннәр куркыныч төш кебек, беркайчан да исемә төшерәсем килми. Йөрәге әрнер дип, әнигә дә ул вакыттагы кичерешләремне сөйләмәдем.
14 яшемдә, хыяллар бөреләнеп, матур балачактан үсмерлеккә күчкән чакта, 4 сәгатькә сузылган операция кичердем. Тик торганда, уйламаганда килеп чыкты ул. Югыйсә, кечкенәдән урамда уйнап үскән, салкын тиеп авыруның да ни икәнен белмәгән бала идем. Кыш чаңгы шуып кайткач, уң аягым авырта башлады. Башта мускуллары авыртадыр дип, мазьлар белән дәвалап карадылар. Әти белән әни «начар җиргә бастыңмы икән әллә» дип, күрше авылдагы өшкерүче әбигә хәтле алып бардылар. Берзаман аяк баса алмаслык булып, гөбе кебек шеште. Температура да күтәрелә башлагач, район хастаханәсенә илттеләр. Остеомиелит – сөяк үлекләп, чери башлаган… Ангина нәтиҗәсендә килеп чыккан бу авыру. Минем аякны кисәргәме, калдырыргамы дип, табиблар консилиум да җыйганнар. Ул вакытта әле яңа аспирантура бетереп кайткан Волков фамилияле бер табиб, «аякка бастырам» дип, үз өстенә җаваплылык алган.
Операциядән соң газапланып, кычкырып, акырып елап наркоздан айныдым. Эчәргә сорыйм, «ярамый» диләр. Кашыкка чорналган сулы марляны комсызланып суырганым истә. Ул вакытта палатага әти-әнине кертү юк. Әни килеп, пәрәмәч, сөт-каймакларын калдыра да елап кайтып китә.
Аякка карарга куркыныч, тездән өстә ике яктан тегелгән яра, ачык калган җиреннән шланглар чыгып тора. Шеше бетми, көн дә каталкага салып, перевязкага йөртәләр. 1 ай йөри алмадым, йомышлар да суднода иде.
Бер айдан култык таягы белән йөри башладым. Волков: «Мин барысын да эшләдем, хәзер үзең тырышмасаң, аксак калачаксың», – диде. Ә минем авылдагы 23 февраль концертында җырлыйсым килә иде. Тешләремне кысып, көн дә физкультура ясый башладым.
8 март концертына да кайтып булмады, сыерчыклар килгәч кенә савыгып беттем. Хыялларым, җырлау, китаплар уку мине бу тормышка тиз кайтарды.
Ул очрак тормышның кадерен аңларга ярдәм иткәндер?
Ул миңа тормышымдагы башка авырлыкларга бирешмәскә булышты. Саулык булса, тормыш юлында очраган башка авырлыкларны җиңеп буласын шул яшьтә үк аңладым.
«Иремнең көнләшкән, мине аңлап бетермәгән вакытлары да була»
Графигыгызга күз салгач, сез гастрольләрдән бөтенләй дә кайтып кермисез, дигән фикер туа. Сез өйдә булмаганда, гаиләгез ничек яши? Суыткыч тутырып, ашарга пешереп китәсезме?
Иптәшем белән без инде бик күптәннән бергә. Өйләнешкәндә, миңа –19, аңа 21 яшь иде. Балаларыбыз да бик иртә туды. Алда әйткәнемчә, балаларны кечкенә вакытларында калдырып чыгып китү дигәнне мин күз алдына да китерә алмадым. Шуңа күрә балалар үскәч, үз-үзләрен карый алырлык булгач кына гастрольләргә киттем.
Балаларыбыз инде зур, икесе дә мөстәкыйль тормышка аяк бастылар. Улым Ринат өйләнгән, кызым Ландыш та кияүдә. Улым да бик матур җырлый. Ләкин, музыка мәктәбен тәмамласа да, сәхнә юлыннан китмәде. Әлегә IT-технологияләр буенча инженер-конструктор булып эшли. Бәлки, минем кебек соңрак чыгар сәхнәгә, дип өмет итеп торам. Кызым кооператив институтны тәмамлады.
Җырчы итәсем килеп, икесен дә балачакларында бик күп йөрттем, катнашмаган бәйгебез калмады. Улым Миңгол Галиевка вокал дәресләренә дә йөрде. Шул вакытта үзем дә аннан дәресләр ала башлап, эстрадага кереп киттем.
Хәзер без ирем белән икебез генә яшибез. 3 ел элек фатирны сатып, Казан читендә йорт алдык. Гастрольләргә киткәндә, мин аңа: «Син санаторийда каласың», – дим. Мантыйлар, башка әйберләр әзерләп, суыткычны тутырып китәм, әйе. Китмәгән очракта да, хәзер кибеттә бөтен нәрсә бар. «Мунча бар, өй бар, ашарыңа бар, мин кайтканчы рәхәтләнеп ял ит», – дип чыгып китәм иремә.
Фото: © Гаиләсе белән. Илзидә Госманованың шәхси архивыннан
Ирегезгә дә авырдыр артист белән яшәү.
Сәхнә кешесе белән яшәү, әлбәттә, җиңел түгел инде. Көнләшкән, мине аңлап бетермәгән вакытлары да була. Аннан соң мин гел телефонда – әле реклама, әле концертлар, әле җырлар буенча кешеләр белән аралашырга туры килә. Шундый чакларда: «Кемнәр белән язышып бетәсең?» – дип әйткәне бар. Аңлатырга туры килә инде. Чөнки мин концертларымны үзем оештырам бит. Техник өлешләрен дә, сәнгати ягын да үзем кайгыртам. Кеше аркылы эшләгәндә дә, үзең контрольдә тотмасаң, эш барып чыкмый. Менә шул мин телефоннан аерыла алмаганда, аңлашылмаучанлыклар килеп чыга.
Төрлесен уйлыйдыр. Гомумән, безнең татар халкында хатын-кызның өйне ташлап чыгып китүе икенче төрлерәк кабул ителә бит инде ул. Без, хатын-кыз өйдә генә торып, ирне генә карап яшәргә тиеш, дип тәрбияләнгән.
Фото: © Илзидә Госманованың шәхси архивыннан
Ирегезнең ялгызын калдырып китәсез. Үзегез көнләшмисезме соң?
Көнләшәм дип әйтә алмыйм. Элемтә бар бит, видеодан да сөйләшеп торабыз, ватсап аша да язышабыз..
Ковид вакытында «чүт аерылышмый калдык» дип сөйләгән булгансыз. Көне-төне бергә булу да ир белән хатынга файдага түгелдер, әйеме?
Ковид вакытында ябылып яттык бит. Мин, чикләүләр башланыр алдыннан, Башкортстанга гастрольләр белән чыккан идем. 1 атна гына йөреп калдык та, кайтып китәргә туры килде. Беркая чыкмыйча, ирем белән генә яшәдек. Шул хәтле сәер булды инде ул. Ә «чүт аерылышмадык» дип, шаярып кына язган идем.
Ләкин, чыннан да, ир белән хатынга беразга гына булса да бер-береннән ял итү кирәк ул. Аның каравы, яңадан сагынышып кавышасың.
«Халыкка бәдрәфләреңә кадәр күрсәтү кирәкмидер»
Хәзер җырчылар йөз-кыяфәтләрен үзгәртәләр. Әле бу хакта киң аудиториягә дә чыгып сөйлиләр. Сез үзегез пластик операцияләргә ничек карыйсыз?
Аны хәзер артистлар гына түгел, бөтен хатын-кызлар да үзгәртә бит. Иреннәрне күпертәләр, күз-керфекләрне ясаталар. Мин тырнак ясатам, керфекләр үстертәм, ләкин пластик операцияләр ясатканым юк. Битемне массаж белән тонуста тотам.
Фото: © Илзидә Госманованың шәхси архивыннан
Иреннәрне күперткәнне яратмыйм, шул ук вакытта кызыксыну җиңә – ясатып та карыйсы килә. Тик кайбер хатын-кызларны күрәм дә, «абау, бигрәк ямьсез» дип гайрәтем чигә.
Башка җирләремә тигәнем юк. Бәлки, тора-бара, кирәк булыр, чөнки сәхнә яшь калуны, матурлыкны сорый.
Тамашачыны җәлеп итүнең нинди юлларын беләсез? Ниндиләрен кулланасыз?
Җәлеп итеп, кызыксындыра белү – үзе бер аерым осталык. Ләкин мин бик нык ачылып бетеп, халыкка бәдрәфләреңә кадәр күрсәтү кирәкмидер, дип саныйм. Бу фикеремне мин тамашачы буларак әйтәм. Вак-төяк әйберләрен куя башлагач, мин «йолдыз» дип санаган бер җырчы күз алдымда төште.
Мин үзем кызык тоелган нәрсәләр белән уртаклашам. Өйдә җырлар өйрәнгәнемне куярга яратам, кешенең реакциясен карыйм. Әгәр дә кешегә ошый икән, мин аны яздырам. Аннан файйдалырак тоелган әйберләрне куеп барам. Ләкин бөтен хәрәкәтемне күрсәтеп бетерә алмыйм. Шуңа да «серле син, ачылып сөйләшмисең» дип язучылар да бар. Күбрәк җыр сәнгатенә кагылышлы әйберләрне генә күрсәтергә тырышам. Шәхси тормыш – саклап тора торган өлкәм.
Әңгәмәгез өчен рәхмәт.