ru24.pro
Новости по-русски
Март
2024

Дилә Нигъмәтуллина үзе белән булган күңелсез хәл турында: «Куркам!»

0

Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдә үзе белән ЧП булуы турында хәбәр итә. Гастрольләр вакытында җырчының тешләре белән проблема килеп чыккан.

«Минем ЧП. Монда ике брикет тора, нәрсәдер купты да, шундый кыра, авырта, берни ашап булмый. Ничек кенә көч-куәт җыеп, бу эшне ахырына кадәр җиткерергә. Куркам! Ике имплант куясы бар. Иптәш кызымның бик проблемалы булды, миңа «ужастикларны» сөйләде дә. Хәзер имплант куйдыртырга куркып йөрим.

Җырлаганда авыртканын белсәгез. Кырып, канатып бетерде», – дип сөйләде җырчы язылучыларына.

Алданрак җырчы ире белән шаян видео да төшергән булган. «Сайла. Сиңа теш куябызмы, әллә телефон алабызмы?» – дип сорый ире.

Янәсе, тешсез Дилә хыялланган телефонын кулына тотып, «Рәхмәт, ул бик матур», - ди.

«Әле бу рилсны төшергәндә, ирем яңа тешләргә акча янчыгын бушатасы булуын уйлап та карамаган иде», – дип тә хәбәр итә җырчы.