ru24.pro
Новости по-русски
Февраль
2024

«Башкорт хуҗабикәсе» интим проблемалары хакында сөйләгән

0
«Башкорт хуҗабикәсе» интим проблемалары хакында сөйләгән

Халык «Башкорт хуҗабикәсе» буларак белгән блогер Миләүшә Шәйхисламова үзенең интим проблемалары хакында сөйләгән. Ул социаль челтәрдәге язылучыларына үзенең тагын бер тапкыр әни булырга теләве турында хәбәр иткән, ләкин балага уза алмавын әйткән. Бу турыда «Яшьлек» газетасы яза.

«Күптән икенче тапкыр әни булырга телим. Әмма безнең әлегә берни дә килеп чыкмый», – дигән ул. Әлеге мәсьәлә буенча блогер табибларга мөрәҗәгать иткәнме – билгесез.

Миләүшә тормыш иптәше Альберт белән Азалия исемле кыз үстерә. Азалия буй җиткән кыз инде.

Моңа кадәр блогер 13 яшьтә «балага уздым» дип куркып йөргәнен сөйләгән иде.

  • «Башкорт хуҗабикәсе»13 яшьтә «балага уздым» дип куркып йөргәнен сөйләде
  • «Башкорт хуҗабикәсе» Миләүшә Шәйхисламова интим сорауга җавап биргән