ru24.pro
Новости по-русски
Февраль
2024

Һималай тауларына чаңгыда шуарга барган Россия туристлары кар ташкыны астында калган

0

Һиндстанның Һималай тауларындагы Гульмарга чаңгы курортында кар ташкыны (лавина) төшкән вакытта, Россиядән килгән чаңгычы һәлак булган, тагын 6 россиялене коткарып калганнар. Бу хакта «PTI» агентлыгына сылтама белән LIFE сайты яза.

Россия чаңгычылары анда җирле халыктан булган озатучыларсыз, ялгызлары гына бара. Кар ташкыны Конгдури сөзәклеге янындагы Гульмарга тавыннан төшә. Россиядән килгән 7 спортчы кар астында кала, 6сын тиз арада коткара алалар. 1 кеше шактый озак кар астында ята, аның мәетен табалар. Ул тыны бетеп үлгәндер, дип фаразлана.

Коткару эшләрендә армиянең шәхси составы, шулай ук Джамму һәм Кашмир администрациясенең патруль төркеме, вертолетлар эшләгән. Хәзер һәлак булган кешенең шәхесе ачыклана. Февраль башыннан бирле Һиндстанның бу төбәгендә һава торышы карлы, хакимият лавина төшү ихтималы турында кисәтү чыгарган.