ru24.pro
Новости по-русски
Февраль
2024

Казанда опера һәм балет театрын су баскан

0

Бүген кич Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрын су баскан. Бу гадәттән тыш хәл аркасында «Турандот» операсы куелмады. Джакомо Пуччинин спектакле Федор Шаляпин исемендәге 42 нче Халыкара опера фестиваленә кергән.

Телеграм-каналларда театр бинасында булган хәлләрне күрсәтә торган видеолар таралды.

Соңрак суның җылыткыч торбалардан агып чыгуы хәбәр ителде, суның кара булуы шуның белән аңлатылды. Театрдагы су урамга кадәр агып чыккан.

Тамашачылар сатып алынган билетларын ун эш көне эчендә кире кайтара ала, дип белдерделәр театрда.

Бүген спектакльдә итальян Марко Боэми дирижерлык итәргә тиеш иде. Турандот образында – Зоя Церерина, Калаф партиясен «Геликон-Опера»дан Иван Гынгазов, Лиу партиясен Гульнора Гатина, Пинг партиясен Юрий Ившин, Панга партиясен Олег Мачин, Понга партиясен Зур театрдан Марат Гали башкарырга тиеш булган.