ru24.pro
Новости по-русски
Февраль
2024

Мишкә районында 6 балалы гаиләдә фаҗига: Өй дә, өй янындагы 30 төргәк салам да яна

0

18 февральгә каршы төндә Башкортстанның Мишкә районындагы Карга авылында күп балалы гаилә яши торган өйдә янгын була. Алар янгын турында кисәтә торган җайланма аркасында исән кала. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Янгын 2 катлы йортта чыга.

«Өй эчендә ачык ут була, аннары өй янындагы 30 төргәк саламга да ут каба», – дигән коткаручылар.

Янгында 54 яшьлек хатын-кыз, 57 яшьлек ир-ат пешә, аларны хастаханәгә салалар. 10 яшьлек малай төтен исе белән агулана. Аны да хәзер табиблар күзәтеп тора.

«Янгын чыкканда өйдә 8 кеше, шул исәптән 6 бала була. Өйдә янгын турында кисәтә торган җайланма урнаштырылган, ул өйдәге кешеләрне вакытында уяткан. Янгын сәбәбе ачыклана», – дигәннәр ведомствода.

Күп балалы гаилә хәзер туганнарында яши. Район администрациясе утырышында аларга ярдәм турында мәсьәлә хәл ителәчәк, диелә хәбәрдә.