ru24.pro
Новости по-русски
Февраль
2024

«Исерек әти янында калдырырга курыккач, әни мине ...» – Зәйнәб Фәрхетдинова хатирәсе

0

Татарстанның атказанган җырчысы Зәйнәб Фәрхетдинова әнисен сагына, әтисен искә төшерә.

«Күңелле дә, күңелсез дә хатирә искә төште. Исерек әти янында калдырырга курыккач, әни мине иртән иртүк 5.00 сәгатьтә эшенә алып китә иде. Кышның бер көнендә суыктан яшеренеп ияреп барганда, әнине аптыратып барам.

– Әни, синең башыңда бер кат яулык кына бит, сиңа суык түгелме? Кулың да өшемиме? – дип, юл буе сорап, аның мине җылытып баруына аптырап барам.

Ул миңа көлеп, шаярту хисе белән, «әниләр өшеми алар» дип җавап биргәне хәтердә, ул көннәр әле дә менә бүгенгедәй исемдә. Кулы һәрвакыт җылы, хәтта кайнар иде. Кайвакыт әнинең кулына бияләй кияргә онытканын хәтерлим.

Авыр булса да, әни турында сөйләгәч, йөрәктә шундый рәхәт. Сездә дә шулай буламы? Бәхетле булыгыз, балалар!» – дип балачак хатирәләре белән уртаклашкан ул.

«Әниләр, әниләр, ни генә кичермәгәннәр, баланы саклаганнар, җылытканнар»;

«Без үскәндә бөтен әтиләр дә егылып эчте инде. Хәзер алай итеп эчкән кеше күренми дә»;

«Юк, барысы да эчмәде ул вакытта да. Тәртипле әтиләр дә бар иде. Мин андый әтиләрнең балаларының балачагынан көнләшә идем»;

«Эчкән кеше әле дә эчә инде, беркая да китмәде алар», – дип, һәркем «үзенең авырткан җире»турында искәрткән.

  • Зәйнәб Фәрхетдинова: «Искә дә төшерәсе килми торган өзек хатирәләр генә бар»