ru24.pro
Новости по-русски
Февраль
2024

Илсөя Бәдретдинова: «Анализларым әйбәт»

0

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа фотосессиясен күрсәтте. Җырчы ел саен берәр йорт хайваны белән фотосессия ясый, бу юлы ул кешенең иң якын дусты – эт. Фотолар язылучылардан «шәп» дигән бәя алган.

«Миңа 43 яшь! Ату мин белмим! Ну и что? Минем анализларым әйбәт! Бүгенннән яңа хештег кертәм. #бадразавр» дип язып куйган җырчы.

Җырчының язылучыларына бигрәк тә «анализларым әйбәт» сүзе ошаган.

«Яңа программа исеме кебек бу – "Анализларым әйбәт"», – дип язган Алмаз Мирзаянов.

«Анализлар яхшы дигәннән. Көнаралаш система астында ич сез, ничек яхшы чыкты икән анализлар» дип кызыксынучыга: «Елга бер-ике салкын тию норм инде», - дип җавап биргән җырчы.

«Аллага шөкер, анализларың әйбәт булгач»;

«Сезгә бик килешә бу образ»;

«Илсөя, үләм мин синнән! Тормышны яратып, ямен табып, рәхәтләнеп яшисең. Төрле чак буладыр, күрмибез! Иҗат белән яшисең. Исән-сау бул!»;

«Ут» булган бу, һәрчак шундый яшь булып калыгыз, үлеп яратам сезнең иҗатны. Уңышлар сезгә!»;

«Ай матур, Илсөя апакаем!» дигән комментарийлар калдырганнар.