ru24.pro
Новости по-русски
Февраль
2024

18-19 февральгә һава торышы

0

18 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез һәм кич урыны белән бераз кар явачак, кайбер районнарда буран була. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -13..-18˚, аязганда -22˚, көндез -6..-11˚ градус. Юлларда бозлавык.

19 февральдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар явачак. Кайбер районнарда буран була. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -8..-13˚, көндез -5..-10˚ градус. Юлларда бозлавык.