Дилә Нигъмәтуллинадан ясмыктан ипи пешерү рецепты
Ипи пешерү өчен ингредиентлар: 500-600 грамм ясмык (чечевица), 2 йомырка, 3-4 аш кашыгы каймак, тоз, сода.
Тыгызлыгын арттыру өчен псиллиум (клетчатка) салырга була.
Ясмыкны юарга, 8-10 сәгатькә суга салып куярга, аннары кабат юарга. Калган ингредиентларны да салып, блендер белән вакларга.
Шулай ук бу массага суган, сарымсак, орлыклар салырга була. Мисал өчен, кориандр, көнҗет, прован үләннәре, сарымсак мае.
Духовкада 180 градуста 40 минут пешерергә.