ru24.pro
Новости по-русски
Февраль
2024

Фирдүс – Федька: Тямаевка бер бала хат язган

0

Фирдүс Тямаев концертлар сезонын башлап җибәрде. Һәр тамашасындагы кызыклы мизгелләрне ул социаль челтәрдә күрсәтеп бара. Бер видеосында җырчы тамашачысы алып килгән бүләкләрне күрсәтте. Кемдер кулдан бәйләгән мунчала тапшырган, кемдер артистны кош теле белән сыйлый.

Тямаев концертларына балалар да яратып йөри, яраткан артистлары янына алар да буш кул белән йөрми. Фирдүс Тямаевка бер бала үз куллары белән браслет ясаган, икенчесе хат белән кружка бүләк иткән.

«Дорогой Федька, ты классный. Ну, улыбнись. Милка», – дип, Фирдүсне Федька иткән татарча концертка килгән бер бала.