ru24.pro
Новости по-русски
Февраль
2024

Экскурсиягә баручы укучылар утырган автобус авариягә очраган, 13 бала имгәнгән

0

Псков өлкәсендә балалар утырган автобус авариягә очраган. 17 кеше зыян күргән, шул исәптән 13 бала имгәнгән, дип хәбәр итте РИА Новости Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән.

Юл һәлакәте Новгородка авылы янында була. Якынча белешмә буенча, 17 кеше – 4 өлкән кеше һәм 13 бала зыян күрә. Берничә кешене хастаханәгә салганнар, калганнарына урында ярдәм күрсәткәннәр.

Төбәк буенча Сәламәтлек саклау комитеты белешмәсе буенча, 2 бала авыр хәлдә. Балалар хастаханәсенә 8 кешене китергәннәр. Озата баручы укытучыларның берсе дә хастаханәдә ята.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, автобус йөртүче йөк машинасына бәрелүдән качмакчы була, шуңа күрә юл кырыена төшеп китә. Автобус Пустоши шәһәреннән Псковка бара. Балалар экскурсиягә җыенган булган. Салонда 23 кеше була, балаларга 15-16 яшь, диелә хәбәрдә.