ru24.pro
Новости по-русски
Февраль
2024

Ленар Кәшафетдинов: «Синең җаның, кызым, Раббым янында. Ә минеке…син яткан кабер астында»

0

«Болгар Радиосы» һәм «Мәйдан» каналында продюсер булып эшләүче Ленар Кәшафетдинов белән аның тормыш иптәше Миләүшәнең бик зур югалту кичерүе хакында язган идек.

Ленар Кәшафетдинов кызы рухына атап Корбан чалгандагы могҗиза турында яза.

«Кызым... син ахирәткә киткән көнне дә… Җир куенына иңдергән көнне дә… Өчесе белән җидесе ашларыннан соң да ябалак-ябалак кар яуды… Алланың рәхмәте белән. Бүген дә синең рухыңа атап Корбан чалдык… Догалар кылдык. Шуннан соң тагын ябалак кар ява башлады.

Раббым кабул кылсын иде. Дуслар, биргән сәдакаларыгыз кабул булсын. Кызымның рухы шат, урыны җәннәттә булсын, Я Раббым... Синең җаның Раббым янында. Ә минеке, кызым… син яткан кабер астында...»

Ленар Кәшафетдиновның дуслары кайгы уртаклашу сүзләрен язган.

«Ходай сезгә сабырлык әҗере итеп җиңеллек бирсен, авыр кайгыгызны уртаклашам, бернәрсә дә эшләп булмый шул»;

«Әлбәттә, оҗмах түрләрендә булыр гөнаһсыз сабый. Сезгә түземлек, бер-берегезгә терәк булыгыз», – дип язганнар.

Ленар Кәшафетдинов баласын җирләгән: «Бик сагынам хәзер кызымны»

Кызын җирләгән Ленар Кәшафетдинов: «Әни, арыдым, йоклыйм инде мин, яме, дип китеп барды»