ru24.pro
Новости по-русски
Февраль
2024

Винарис Ильегет зур югалту кичерә: «Гаиләнең тагын бер җебе өзелде»

0
Винарис Ильегет зур югалту кичерә: «Гаиләнең тагын бер җебе өзелде»

Винарис Ильгет «минем соңгы апам китте» дип яза. Әнисенең сеңлесе Заһидә ханым вафат булган.

«Заһидә апа минем һәрвакыт ярата иде, минем барлык коллегаларым анда кунакта булды, һәрвакыт өстәлдә ризык, бар кешегә шат иде. Рәхмәт сиңа кадерле, кунакчыл булганың өчен, мине яратканың өчен. Гаиләнең тагын бер җебе өзелде. Урыны җәннәттә булсын!» – дип язган Винарис.

Винарисның дуслары кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерә.