ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2024

Дубайга турлар саткан Татарстан блогеры Илүсә Миңнегалиеваны федераль эзләүгә биргәннәр

0

Дубайга турлар саткан Казан блогеры Илүсә Миңнегалиеваны федераль эзләүгә игълан иткәннәр. Бу мәгълүматны «НТР 24» хәбәрчесе Россия Эчке эшләр министрлыгында алган. 29 яшьлек хатын-кызга ориентировка «Игътибар, эзләүдә!» бүлегендә урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, Илүсә Миңнегалиева (Фәлахова) ире белән бергә социаль челтәрләрдә Дубайга арзан турлар рекламалады. Кешеләр ял өчен алдан акча күчерде, бераздан соң блогер аларга турлар булмаячагы турында хәбәр итте, акчаларын кире кайтарырга ышандырды.

  • Адвокат Дубайга тур саткан блогерлар эше турында: «Әлегә акчаларын кайтара алучылар юк»

Аларның эшчәнлегеннән зыян күрүчеләр саны бөтен Россия буенча меңнән артык кеше исәпләнә. Зыян якынча 27 миллион сум тәшкил итә, дип яза «НТР 24». Бу факт буенча җинаять эше ачылды.

Искәртеп үтик, «ТНВ» телеканалындагы яңалыклар тапшыруының хәбәрчесе һәм «Җырлыйк әле» музыкаль тапшыруының элекке алып баручысы Эльвира Әхтәмова-Мадиярова, аның тормыш иптәше Айдар Мадияров һәм әтисе Тәбриз Әхтәмов та, «Frendex» пирамидасы эше буенча, федераль эзләүгә бирелгән иде. Мадияровларның гаиләсе белән Төркиядән башка илгә күченергә мәҗбүр булуын хәбәр иткән идек.

  • Алдауда гаепләнүче Илүсә Миңнегалива: «Горурланып әйтәм – яңадан турлар сата башлыйбыз»
  • Дубайга тур алучыларны коры калдырган Илүсә турында адвокат Нагиев: «Бу – мошенниклык»

  • Эльвира Мадиярова «заочно» кулга алынуга арт ягын туңкайтып җавап биргән