ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2024

Зәринә Хәсәншина хыялын чынга ашырырга җыена: «Дулкынландыргыч... Куркыныч...»

0

Зәринә Хәсәншина үзенең күптән көтелгән хыялын һәм бүгенгесенең иң зур максатын чынга ашырырга җыена. Җырчы тиздән үзенең тәүге концертын куячак.

«Тәүге концерт… Дулкынландыргыч… Куркыныч. Ләкин ныклы адымнар белән алга атларга көч бирүче кабатланмас хисләр шаукымы…

Мин инде иҗатта 10 елдан артык, һәм һәр җырымның беренче тыңлаучысы ул син идең, кадерле тамашачым!

Тәүге тапкыр сәхнәне үзем белән тутырган көнне һәркайсыгыз янәшәмдә булырсыз, дип ышанам. Сезнең Зәринәгез», – дип яза җырчы социаль челтәрләр аша, иҗатын сөючеләрне концертына чакырып.

Әлеге яңалыкны бик күпләр «урра»га кабул иткән. «Син булдырасың, уңышлы һәм дәвамлы булсын!», «Әлбәттә киләбез, Зәринәкәй», «Хәерле сәгатьләрдә, дустым», «Чынлап диген? Наканис! Күпме әйтә торгач», – дип язалар аңа дуслары.