ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2024

«Апокалипсис» – Татарстанда кар-буран ялларда да туктамаячак, белгеч исә кар яву яхшы, ди

0
«Апокалипсис» – Татарстанда кар-буран ялларда да туктамаячак, белгеч исә кар яву яхшы, ди

Кар «апокалипсисы» Татарстанда ял көннәрендә дә дәвам итәчәк. Бу турыда «Челнинские известия» синоптикларга сылтама белән хәбәр итте.

Татарстан Гидрометүзәге белешмәсе буенча, шимбә – 20 гыйнварда һәм якшәмбе – 21 гыйнварда республикада кар-буран көтелә.

Шимбә көнне көчле кар һәм буран вакытында күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк була. Көньяктан искән көчле җил тизлеге 15-20 м/с җитә. Төнлә урыны белән җил тизлеге 23 м/с була. Җепшек кар ява, урыны белән бозлавык, юлларда кар көртләре хасил була. Төнлә һава температурасы -2..-7 градус, көндез 0..-5 градус булыр дип фаразлана.

Якшәмбе көнне шулай ук көчле җепшек кар ява, буран була. Җил тизлеге 7-12 м/с, урыны белән 18 м/с ка җитә. Төнлә һәм иртән һава температурасы -3..-8 градус, кичкә таба -9..-14 градус көтелә. Юлларда кар көртләре, көчле бозлавык була.

Бүген «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда көчле буран сәбәпле, М7 «Волга» трассасында барлык төр транспорт өчен дә хәрәкәт чикләнде. Чикләү 10.20 сәгатьтән һава шартлары яхшырганчыга кадәр гамәлдә.

«М7 «Волга» трассасының Мәскәү – Владимир – Түбән Новгород – Казан – Уфа участогында (735+683 км – 1169+336 км) хәрәкәт чикләнде», – дип искәрттеләр компаниядә.

Казан аэропортының онлайн-таблосы мәгълүматлары буенча, бүген 9 сәгать 30 минутка берничә рейс тоткарланган. Бер рейс гамәлдән чыгарылган, Мәскәү һәм Санкт-Петербургка 4 рейс тоткарлана.

Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, һава шартлары аркасында кайбер рейслар башка аэропортларга юнәлтелгән.

Катлаулы метеорологик вазгыятькә карамастан, «Казан» халыкара аэропорты очышлар башкару өчен ачык. Бу хакта «Татар-информ»га аэропортның матбугат сәркатибе Адель Гатауллин хәбәр итте.

«Экипаж командирлары, метеошартлардан чыгып, очкычны утырту карарын үзләре кабул итә», – дип билгеләп үтте ул.

Алдагы ялларда Татарстанга аномаль җылылык һәм явым-төшемнәр килә. Әгәр Россия Гидрометүзәгенең фаразы чынга ашса, 2 тәүлек эчендә Казанда айлык нормага якын кар явачак. КФУ профессоры Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Безгә Төньяк Атлантикадан чираттагы циклон килә, нәтиҗәдә, һава температурасы сизелерлек күтәреләчәк. Алдагы көннәрдә Россиянең Европа территориясендә, шул исәптән безнең төбәктә дә зур күләмдә явым-төшем көтелә. Әгәр фаразлар чынга ашса, 2 тәүлек эчендә Казанда айлык нормага якын кар явачак», – диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, «Казань-Опорная» метеостанциясе мәгълүматлары буенча Казанда айлык явым-төшем нормасы 41 миллиметр тәшкил итә. Шул ук вакытта, узган 2 көндә генә дә шәһәрдә 14 миллиметр, яки айлык норманың өчтән бере күләмендә явым-төшем күзәтелгән. Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында кар катламының биеклеге 50 сантиметр тирәсе тәшкил итә, бу – февраль нормасына туры килә.

КФУ спикеры сүзенең ахырында хәбәр иткәнчә, соңгы елларда безнең төбәктә җәйге чорда корылык күзәтелә, явым-төшем нормасы үтәлми. Шуңа күрә карның күп явуы – тулаем алганда экология һәм авыл хуҗалыгы өчен бик яхшы.