ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2024

Яңа ел алдыннан югалган 18 яшьлек кыз мәете табылган

0

Кемерово өлкәсенең Мыски шәһәрендә яшәүче 18 яшьлек кызның мәете табылган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кыз бала былтыр Яңа ел алдыннан – 30 декабрьдә югала, шуннан бирле аның белән элемтәгә чыгып булмый. Хәзер, бу кызны үтерүдә шикләнеп, 35 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар.

«Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат корбанының кайда булуын күрсәтте – мәетне ташландык бушлыкта таптылар. Якынча белешмә буенча, ул кызны буып үтергән», – дигән канал чыганагы.

Әлегә җинаятьченең мотивлары ачыкланмаган.

Якынча белешмә буенча, үтерүче – рецидивист, ул ике хатын-кызны үтергән өчен төрмәдә утырган булган инде. Ул мәетләр белән йортны да яндырмакчы булган, диелә хәбәрдә.