ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2024

«Документларын алырга кергәннәр». Ир белән хатын янгында һәлак булган

0

Башкортстанда ир белән хатын янгында һәлак булган. Алар, документларын алырга дип, ут капкан йортка кире кергән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига Уфа районының Николаевка авылында була. Коткаручылар килгәндә, йорт тулысынча ут белән чолгап алынган була. Янгынны сүндергәндә, 2 мәет табыла.

Соңрак ачыкланганча, өйдә янгын турында кисәтү җайланмасы торган. Ул эшли башлагач, ир белән хатын өйдән чыккан. Ләкин аннары, документларын алу өчен, кабат өйгә кергәннәр. Кызганычка, алар өйдән кире чыга алмаган инде.

Гадәттән тыш хәлләр буенча комитет хәбәр иткәнчә, ир-ат 1960 елда, хатын-кыз 1964 елда туган, диелә хәбәрдә.