ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2024

Кияү белән кәләш бер-берсен чәнчеп үтергән

0
Кияү белән кәләш бер-берсен чәнчеп үтергән

Ставропольдә яшәүче хатын абыйсын һәм аның кәләшен канга баткан килеш тапкан. Хатын алар янына килгәч, коточкыч күренешкә тап булган. Кияү белән кәләш бер-берсен чәнчеп үтергән, дип хәбәр итә РЕН ТВ каналы.

Мәетләр янында яраланган пенсионер хатын да була. Якынча белешмә буенча, бу кешеләрне үтергәннәр.

Фаҗига 9 гыйнварда кич белән «Аграрник» бакчачылык ширкәтендә була. Ул шәһәрнең Промышленный районында урнашкан.

«Ир-ат һәм хатын-кыз хәмер эчеп утыра, аннары талаша башлыйлар. Шуннан соң алар икесе дә пычакка ябыша. Пенсионер хатын парны аермакчы була. Шулай итеп яшь ир белән хатын бер-берсен үтерерлек итеп чәнчи, пенсионер хатын да яралана, аны хастаханәгә салалар», – дигән телеканал чыганагы.

Пенсионер хатынның корсак куышлыгы яраланган.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.