ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2024

Илүсә Миңнегалиева яңа туган сабыен күрсәтте

0
Илүсә Миңнегалиева яңа туган сабыен күрсәтте

Блогер Илүсә Фәләхова-Миңнегалиеваның әни булуы турында хәбәр иткән идек. Гаиләдә малай туган.

  • Дубайда яшәүче блогерлар – Илүсә һәм Раушан Миңнегалиевлар әти-әни булган.

Илүсә яңа туган баласын социаль челтәрдә халыкка күрсәтте.

«Мин – әни.

Инде өченче көн. Әлегә ияләнелмәгән.

Бу видео бала тугач ук төшерелде. Баланың кендеге киселгәч. Мине тегәләр. Бу вакытта баланы күкрәгемә салдылар. Рушан (ире.- ред.) төшереп торды. «Ул анда сулый аламы, ул нәкъ син», – дия-дия төшерде.

Ул бик тә баланың үзенә охшаячагына өметләнгән иде. Мин аны 500 тапкыр үзгәрер дип уйлыйм.

Бала табу турында аерым пост язармын. Ә хәзергә яңа мине кабул итегез, әниләр контенты көтелә. Мин сезнең рәттә.

Өченче көн әни, өченче көнне йокысыз төн. Чиксез ярату һәм наз.

Мин бәхетле. Кичәгә караганда да бәхетле. Иң беренче итеп нәрсә сөйлим?», – дип язган ул әни булгач беренче постын.