ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2024

Ленар Кәшафетдинов кызын җирләгән: «Бик сагынам хәзер кызымны»

0

«Болгар Радиосы» һәм «Мәйдан» каналында продюсер булып эшләүче Ленар Кәшафетдиновның гаиләсенә олы кайгы килгәнен язган идек. Ул социаль челтәрдә кызын җирләве турында пост язган.

– Хөрмәтле дуслар, туганнар, күршеләр, хезмәттәшләр, классташлар, группадашлар, авылдашлар барыгызга да Алланың рәхмәте яусын. Минем сабыйны хөрмәт итеп кайтканыгыз, килгәнегез өчен. Биргән сәдакаларыгыз өчен, Аллаһы Тәгалә үзегезгә кайгысыз гомер бирсен.

Бик күп яздыгыз, шалтыраттыгыз, җавап та бирә алмадык, гафу итегез. Биргән сәдакаларыгызга, Алла бирсә, ашлар үткәрербез, кызыма чардуган белән таш ясатырбыз.

Мин беләм: кызым да сөенеп ятадыр, аны озатырга күпме кеше кайтты бүген. Дуслар, шуны әйтәсем килә: үзегез һәм гаиләгез, балаларыгыз өчен яшәгез. Бик сагынам хәзер кызымны, аның миңа язган смсларын. Күбрәк вакытыгызны гаиләгә, балаларга багышлагыз, дуслар, аннары үкенерлек булмасын. Бала хәсрәтеннән дә авыр әйбер юк, безнең гаиләгә дә килер дип уйламадык. Саклагыз бер-берегезне, яратыгыз балаларыгызны. Сау-сәламәт булыгыз, дуслар.Тагын бер кат Алланың рәхмәте яусын, – дип язган Ленар Кәшафетдинов.

Ленар Кәшафетдиновның дуслары аның авыр кайгысын уртаклашкан. «Күркәм сабырлык Сезгә, гаиләгезгә. Фәрештәгезнең урыны җәннәттә булсын», «Урыннары оҗмахта булсын сабыйның», «Бу сынаудан да авыррагы була алмыйдыр ата-анага. Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирсен», «Сабырлык белән үтәргә көч бирсен Аллаһым», «Авыр туфрагы җиңел булсын, сабырлык сезгә. Кайгыгызны уртаклашам» дигән эчтәлекле хатлар язалар гаиләгә.