ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2024

Шри-Ланкада ял иткәндә Башкортстаннан фирма директоры һәлак булган

0

5 гыйнварда Шри-Ланкада җирле вакыт белән 21.30 сәгатьтә туристлар утырган автобус авариягә очраган. Ул зур тизлектә барган килеш йөк машинасына бәрелгән. Якынча белешмә буенча, йөртүче йокыга киткән. Пассажирлар үзләре тәрәзәләрдән чыккан. Бу турыда «Башинформ» «Mash» телеграм-каналына сылтама белән хәбәр итте.

Авариядә Россиядән килгән 9 турист имгәнгән, ә Башкортстан кешесе һәлак булган. Ул – 42 яшьлек Илдар А., Октябрь шәһәрендә яши, Башкортстанда металл эшкәртә торган бер компаниянең башкарма директоры булып эшли. Авария вакытында ул хатыны белән була. Хатыны сүзләренчә, кичке аштан соң, Илдан автобусның алгы утыргычына күчеп утырган, бераз йоклап алмакчы булган.

Имгәнгән кешеләр сүзләренчә, урынга килгән табиблар да, коткаручылар да аларны карамаган, ярдәм тәкъдим итмәгән. Кайсыбер кешеләр хастаханәгә үзләре барган.

Мәрхүмнең мәетен Шри-Ланкада кремацияләргә җыеналар. Моның өчен суд аша тиешле рөхсәтләрне алырга кирәк. Рөхсәт алып булмаса, мәетне туган ягына алып кайтачаклар. Илдарның хатыны оештыручыларга дәгъва белдерми, хәзер аңа ярдәм итәләр, диелә хәбәрдә.