Керәшен авылында Раштуа бәйрәме: «Аллага шөкер, безгә дә йолалар кире кайтты»
Раштуа (Рождество) бәйрәме 6 гыйнварның кичендә башланып китте. Бу көнне барлык чиркәүләрдә дә бәйрәм службалары узды. Аннан соң Раштуа уразасы (безнең авылда «Раштуа» дип түгел, «Рождество» дип сөйләшәләр) да тәмамлана. 7 атналык уразадан соң бәйрәм табыны корырга рөхсәт ителә. Кайбер керәшен авылларында Раштуа бәйрәменә дөге бәлеше пешерәләр, чөнки дөге, йөзем һәм балдан ясалган ураза ризыгы – сочиво бар. Авылларда аны бәлеш итәләр.
Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылы керәшеннәре Рождество төнен чиркәүдә каршы алды. Авылның чиркәве 2013 елда төзелгән, Изге Алексий исемен йөртә. Чиркәүнең үз священнигы юк. Элек-электән, авылда келәүләрне өлкән әбиләр алып бара...
Мин килгәндә бәйрәм келәве тәмамланып килә иде.
Раштуа келәве беткәч, авыл халкы, бергәләп, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче авылдашлары өчен теләк әйтте. Дөньяларның тыныч булуын, егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләдек.
Икенче көнне – 7 гыйнварда – Раштуа көнендә, авыл бик иртә уянды. Чөнки бу көнне, йола буенча, иртәнге сәгатьләрдә балалар авыл буйлап өйдән-өйгә йөри: славут әйтә, өй хуҗаларын бәйрәм белән котлый, акча, кәнфитләр җыя. Акчаның төгәл суммасы юк. Кешеләр аны үз мөмкинлекләрен чыгып билгели. Раштуа көнендәге мондый йоланың башка керәшен авылларында да булуын беләм.
Сигезенче яртыларда безнең йортка да, үзе белән кышкы салкынны ияртеп, беренче бала кереп җитте. Аның славут әйтүенә гаиләбез белән бик сөендек.
Славут – Раштуа көнендә әйтелә торган иман. Без үскәндә, бәйрәмгә славут өйрәнү гадәте бар иде. Аны белмәсәң – оят. Белсәң һәм инде шуны матур итеп сөйләсәң – хуҗаларга сөенеч, синең өчен зур горурлык. Шуңа да, көнендә хурга калмас өчен, һәр ел саен бәйрәм алдыннан сүзләрен кабатлый идек.
Керәшеннәрнең «Туганайлар» газетасы сайтында шундый славутның бер мисалын таптым. Кызыксынучыларга шуның бер өзеген тәкъдим итеп үтәсем килә:
«Эй, Христос Аллабыз! Синең тууың белән донҗага белем җактысы җәшнәгән. Шул белем җактысы белән, җондозларга табынучылар бер җондоздан белеп, чыннык кояшы дип, килеп, Сиңа башырганнар. Сине күктән иңгән, җаңа чыккан кояш дип белгәннәр. Эй Ходай, шөкер сиңа!
Бүген Кыз мәңгедән барны тудырган. Җакынына бара алмаслыкны җир абзарда кундырган. Көтүчеләр белән пәриштәләр мактаганнар, җондозчылар җондыз белән килеп Сиңа башырганнар. Мәңге Алла безнең өчен җәш бала булып туган!» Бүгенге көндә балалар славут өйрәнеп мәшәкатьләнми. Безгә өйгә кергәннәрнең күбесе «Бәйрәм котлы булсын!», «Бәйрәм белән!» кебек сүзләр белән генә котылды.
Калын киемнәремне киеп, мин дә урамга чыгып киттем. Иртә белән һава температурасы -30га кадәр төшкән иде. Мондый өшеткеч суыкта акча җыючылар күп булмас инде, дип уйлаган идем. Ялгышканмын. Чөнки һәрбер урамда да суыктан борыннары, бит очлары алсуланган, җылы сулыштан авыз кырыйларындагы шарфлары һәм чәчләре бәсләнгән балалар төркемнәре күренде. Олырак яшьтәгеләр үзләре генә атласа, кечерәкләрен әти-әниләре, әбиләре иярткән.
Каршыма очраган авылдашым Валентина Шипаева да 2 оныгы белән чыккан. Шәһәрдән кайткан оныклары быел беренче тапкыр авыл кешеләрен Иисус Христосның туган көне белән котлап йөри. Берсе – әле балалар бакчасында гына, икенчесе мәктәптә укый икән.
«Бу очны гына йөреп бетерәбез дә, кайтабыз инде», – диде Валентина түти. Әмма балаларның әле өйләренә кайтасылары килми кебек тоелды. Бу көндә һәрбер баланың мөмкин кадәр күбрәк кәнфит һәм акча җыеп каласы киләдер.
Мин дә шактый гына балаларга ияреп йөрдем. Аларның үзара аралашуларын тыңладым. Берсе дә «суык» дип зарланмады, аларга кемнең күпме акча җыюы, нинди очларда булулары кызык иде. Әле бер төркем икенчесе белән очрашса, «теге йортта күбрәк акча салалар, керергә онытмагыз» дип, бер-берләренә киңәшләр дә бирештеләр.
Шунда алардан: «Йортка кергәч, нәрсә дип әйтәсез?» – дип сорадым. Кемдер бәйрәм белән котлавы, кемдер исәнләшүе турында гына әйтте. Ә бер кыз бала кызык сүзтезмә сөйләп күрсәтте. Ул болай әйтелә: «Әй, Христос Аллабыз, бүген сезгә барабыз. Бер тиен акча бирсәгез, чуклы кәнфит алабыз». Араларында матур итеп славут әйтүче кыз да бар иде. Өйләргә кергәч, тын да алмыйча, барыбыз да нәни кызның сөйләвен тыңладык.
Балалар кеше яши торган һәрбер йортка керәләр. Искеләре дә, яңалары да калмый. Шундый яңа йортларның берсе – Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗановныкы. Берничә ел элек ул әнисе Мәтрүш әбинең нигезенә йорт салып керде. Бәйрәмнәрдә, ялларында авылга кайтып йөри. Раштуа бәйрәмен дә биредә үткәрде.
Олег дәдәйне бәйрәм белән котлап, өенә кердек. Ул балаларга әзерләгән күчтәнәчләрен бирде. Балалардан калып, Олег Фазылҗанов белән сөйләшеп алдым. Әлеге әңгәмәдән аның кайбер фикерләрен китерәм:
– Быел Рождество бәйрәмен авылда туганнар янында каршы алырга насыйп булды. Башка елларда Казандагы керәшен чиркәвенә кереп, бәйрәм хөрмәтенә, әби-бабаларыбыз рухына шәмнәр куеп чыга идем.
Авылыбызның чиркәвендә үткән Рождество келәвендә дә катнаштым. Кызганычка, мин күзәтеп киләм, чиркәүдә яшьләр әзрәк. Яшьләрне гаеплисем килми. Без үзебез дә шулай булдык. «Өлгерербез әле», – дип уйладык. Өлкәнәя башлаган саен, дин үзенә тарта башлый ул. Һәр нәрсә үз вакыты белән килә. Бәйрәмнәрдә булса да, бер 15 кенә минут дин турында, изгеләр турында тыңласалар, әйбәтрәк булыр иде. Чөнки бөтенебез дә, Аллага ышанабыз, дибез. Әмма диннең асылын белеп бетермибез шул. Бәлки, шулай бөтенебез дә гыйбадәтханәләргә, мәчетләргә йөрсәк, безнең әзрәк яшәү рәвеше дә үзгәрер иде. Кешелек сыйфатларыбыз да кайтыр иде.
Без коммунистлар заманында үстек. Шулай да динне тоталар иде ул. Әмма, без үскәндә, ни өчендер, зурлап, Рождество бәйрәмен үткәргәннәрен хәтерләмим. Акча җыю да юк иде. Безнең авыл бит ул үзәк булып саналды.
Колхозның идарәсе бездә иде. Күрше авыллардагы иптәш малайлардан: «Иртәгә акча җыябыз. Тәмле ризыклар ашарга кунакка барабыз», – дигән сүзләр ишетә идем. Үзебездә андый нәрсә булмагач, аларны аңламый идем. Аллага шөкер, безгә дә бу нәрсәләр кире кайтты.
Олег Фазылҗанов сүзләренчә, алар үскән заманда, яшьләр Раштуаның икенче көнендә башлана торган Нардуган атнасын аеруча көтеп ала торган булган. 7се көнне кич белән, үзләрен таныттырмый торган киемнәргә киенеп, нардуганчылар булып, йортларга кереп йөргәннәр. 8 гыйнвардан башлап, өйдән-өйгә кереп, биеп, күңел ачканнар.
«Быелгы Раштуа бәйрәме Казаклар Чаллысы авылында бик куанычлы көн булды. Авылыбыз ямьләнеп китте. Урамда салкын булса да, авыл буйлатып, чыр-чу килеп, балалар йөрде. Безнең өйгә генә дә 40тан артык бала кереп, олы бәйрәм белән котлап чыкты. Шәһәрдән балалар үзләренең туган нигезләренә, әби-бабаларының җирләренә кайттылар. Мондый бәйрәмнәр халыкны берләштерә», – дип сүзен тәмамлады Олег дәдәй.
Чыннан да, башка вакытларда бик тыныч кына яшәгән кечкенә авылыбыз Раштуа бәйрәме көнендә җанланып китте. Авылда сөенеч, булганына шөкер итү, Ходайга якынаю рухы хөкем сөрде. Яшь буынның дини бәйрәмнәрне олылавы киләчәккә өмет уятты.