ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2024

Гөлназ Асаева төнлә әбисе белән нинди фильм караганын әйтте

0

Татар һәм башкорт эстрадасы җырчысы Гөлназ Асаева әбисе (Рөстәм Асаевның әнисе) белән Яңа ел бәйрәмнәрендә нинди фильмнар караганын әйтте. Бу хакта ул социаль челтәрдә яза.

– «Авыл тормышы турында кабыз, балам», «әй, ызбалары матур», «миңа да шундый эскәтер кирәк, кайдан алып була», – нәнәйнең комментарийлары! Нәнәй белән «Русский роман»нан кинолар карап ятабыз, – дип язган Гөлназ Асаева һәм вакытны билгеләгән. Вакыт – 23:56 сәгатьне күрсәтә, кинолар карый-карый төн булган.