ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2024

«Без бит сезнең бергә ял иткәнне беләбез»: Нәгыймова ялда кабат Яруллин белән?

0

Татар эстрадасы җырчысы Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдәге аккаунтында чит илдә ял иткән фотосын урнаштырган. Халык комментарийларда җырчыны Марат Яруллин белән ял итәргә барган дип шикләнә.

– Хәерле имин кичләр! Бу көннәрдә сезгә ике яңа җыр тәкъдим итәчәкмен!» – дип язган Ильмира Нәгыймова һәм геолокация итеп Шри-Ланканы билгеләгән.

«Күңелле яллар, Нәгыймова», – дип язган Марат Яруллин.

«Яруллин белән бергә»; «без бит сезнең бергә ял иткәнне беләбез, бергәләп күңелле итеп ял итәргә сезгә»; «әйе, Марат фотоларда күренә, үзен начар яшерә, ә нәрсәдән куркырга», «кеше сүзеннән куркалар инде, хәзер чәйни башлыйлар бит, күрсәләр»; «юньлерәк җиргә барып булмадымыни?»; «Марат Яруллинның акчасы җитмәгән бүтән җиргә алып барырга»; «хәерле яллар»; «кем белән баруы мөһим түгел, үзе акчасына алынган путевка дип уйлыйм, чөнки безнең мужиклар – сараннар» дигән фикерләр язучылар бар.