ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2024

Илнат Фәрхуллиннан әфган казанында яшелчәләр белән сыер койрыгы пешерү рецепты

0

Җырчы Илнат Фәрхуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзе пешергән ризыкларның рецепты белән уртаклаша.

Бу юлы җырчы яшелчәләр белән сыер койрыгы пешергән. Гади генә савытта түгел, ә әфган казанында.

Ингредиентлар: сыер койрыгы яки башка ит, кәбестә, ташкабак, помидор, кишер, суган, татлы борыч, ачы борыч, тоз, дәфнә яфрагы, 1 стакан су.

Яшелчәләр белән итне чиратлаштырып казанга тутырырга һәм 1,5 сәгать пешерергә. Әзер ризыкны тәлинкәгә салырга, өстенә яшеллек сибәргә.

Тәмле булсын!