ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2024

Блогер Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева әни булган

0

Дубайда яшәүче Илүсә һәм Раушан Миңнегалиевлар әти-әни булган. Блогерлар бу хакта социаль челтәрләрдә яза. Аларның гаиләсендә 4300 грамм авырлыктагы малай дөньяга аваз салган.

«Тулгагым кичә төнге икедә үк башланды. Раушан бик хисле кеше, ул бик борчылды. Без ашыгыч ярдәм чакырттык. Алар 3 минут эчендә килеп, безне бала табу йортына алып китте. Ашыгыч ярдәм биредә бик тиз килә. Әлбәттә, ул вакытта мин әле үземне нәрсә көткәнен белми идем. Башымда матур күренешләр генә булды.

Калганын башка көнне сөйләрмен. Әлегә без ял итәбез, улыбыз белән танышабыз. Ашатырга тырышам, тик сөтем юк. Бала күкрәкне алырга теләми. Бәбине бүген җирле вакыт белән 10.05 сәгатьтә таптым», – дип язган яшь әни.

Шунысын да искәртеп үтик, әле кичә генә Илүсәнең бертуган сеңлесе дә әни булган. Апа белән сеңел бер көн аерма белән генә бәби тапканнар.