ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2024

Рамил Шәрапов авылдагы салкын клубтан зарлана: «Бала йоннары кире керде!»

0

Юмор остасы Рамил Шәрапов командасы белән Пенза өлкәсе Кутеевка авылына гастроль белән барган. Ләкин, ни кызганыч, артистларга салкын һава шартларында чыгыш ясарга туры килгән. Бу хакта артист социаль челтәрдәге аккаунтында видео яздырган.

– Хәлләр шулайрак! Кутеевка авылына концерт белән чакырдылар. Без килеп җитә дигәндә «отоплениелары» каткан! Без дә каттык! – дип язган ул видео астына.

– Кутеевка авылыннан туры репортаж. Без Пенза якларында. Кутеевка авылы безне бик сыный. Урамда нинди салкын – клубта да шулай. Алар безне чыныгып киләбез дип уйлагандыр. Болай булыр дип, без уйламаган идек. Татарстанга боз булып катып кайтсак, ачуланмагыз. Кем ничек җылына ала монда…

Бу – безнең ди-джей Раил. Ул гади клубларда майкачан гына йөри иде. Тормыш төрлечә сыный безне. Бу – пушка. Соңгы тапкыр моның белән Ленин аяк җылыткан. Без аннан җылы килә дип уйлый идек. Аннан да салкын өрә бугай. Мин – каткан аждаһа! – ди Рамил Шәрәпов һәм авызыннан һава өрә, видеода авызыннан пар чыкканы күренә.

Алга таба алар клуб сәхнәсендә чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнгән. «Ничек җылына алабыз, шулай җылынабыз», – дип язган видео астына юмор остасы. Әйлән-бәйлән әйләнгәндә алар чыршыны аударалар һәм шунда ук аны тотып калалар.

– Хәерле көннәр. Исән калдык без теге салкын клубтан. Үзебез җырлыйбыз, үзебезнең авыздан пар чыга. Кызык та, кызганыч та. Температура күтәрелмәде бугай. Төркемдәгеләр «ках-кох» килеп йөри. Шуңа күрә безнең хәзер шундый шарт: безне клубта чыгыш ясарга чакырасыз икән, 4-5 батарея булырга тиеш, бал, кайнар чәй кирәк, резиновый бүрек әзерләп куярга. Кичә минем шортыдан сценка бар иде. Туңып авам дип торам, булмаган бала җоннарым кире керде, – дип сөйли видеода Рамил Шәрапов.