ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2024

Вятские Поляны башлыгы шәһәр халкына Кукмарага бармаска киңәш иткән

0

Киров өлкәсендәге Нократ Аланы (Вятские Поляны) шәһәре башлыгы Валерий Рашкин җирле халыкка Татарстанга бармый торырга киңәш иткән.

«Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, күрше республикада кызамык (корь) буенча начар эпидемиологик хәл күзәтелә», – дип аңлаткан Машкин үзенең бу сүзләрен социаль челтәрдә. Аның сүзләрен «Комсомольская правда» язып чыкты. Башлыкның бу киңәше язылган пост хәзерге вакытта бетерелгән.

Үз мөрәҗәгатендә ул Кукмараның Нократ Аланына иң якын эре торак пункт икәнен әйтеп узган. Искәртеп узабыз, Кукмара районы Киров өлкәсе белән чиктәш һәм Нократ Аланы шәһәре янында урнашкан. Нократ Аланы белән Кукмара арасы - 13,4 км.

Кукмара районының «Хезмәт даны» газетасы бу хәбәргә аңлатма сорап, район хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эпидемиологик хәлнең имин булуын әйткәннәр.

«Кызамык чире белән беренче авыручы Нократ Аланы үзәк район хастаханәсендә ачыкланган, ул кешенең Кукмара шәһәрендә яшәүче гаилә әгъзалары өйләрендә изоляцияләнгән. Авыру савыкты. Кызамыктан чистарыну вакцинациясе тулысынча башкарылган. Кызамыкка каршы вакцинация нормативларга туры килә. Кукмара үзәк район хастаханәсендә кызамыктан вакцина бар», – дигәннәр сәламәтлек саклау оешмасында.