«Гаиләсендә коточкыч фаҗига»: Ленар Кәшафетдиновның кечкенә кызының гомере өзелгән
«Болгар Радиосы» һәм «Мәйдан» каналында продюсер булып эшләүче Ленар Кәшафетдиновның гаиләсенә олы кайгы килгән. Бу турыда журналист Эльвира Шакирова социаль челтәрдә яза.
«Элеккеге хезмәттәшем, дустым, танылган продюсер Ленар Кәшафетдиновның гаиләсендә коточкыч фаҗига. Тирән кайгыгызны уртаклашам. Кызыңның урыны оҗмах түрләрендә булсын, Амин. Оҗмах кошы», – дигән сүзләр язды Эльвира Шакирова.
«Шәһри Казан» газетасы кызчыкның йөрәк авыруыннан вафат булуын хәбәр итте. Ленар тормыш иптәше Миләүшә белән ике кыз тәрбияләгән.