ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2024

Руслан Кираметдинов: «Тавышны сакларга кирәк икән»

0

Руслан Кираметдинов салкын тидереп, тавышы бетеп алуы турында «Ирек мәйданы» газетасына сөйләгән.

– Бик каты салкын тигән иде. Тавыш бөтенләй бетте. Бу 16 октябрьдән бирле бара. Өйдә утырып дәваланмагач, ял ясамагач, озакка сузылды. Шуңа кайбер концертларны күчерергә туры килде. Чөнки бездә гел тере тавыш, музыкантлар һәрвакыт тере уен коралларында уйный. Тавыш булмыйча гына, плюслар кулланып йөри торган кеше түгелбез. Андый хәл булмаячак та. Суларга кыенлашкач, хастаханәгә бардым, лорга да кердем. Кайчандыр тешне дөрес дәваламаган булганнар, шуннан киста киткән. Анысы да комачау итеп торган. Ә тавыш әкрен генә үз хәленә кайта. Сакларга кирәк икән... Сез дә җылы киенеп йөрегез, – дип киңәш иткән ул.