ru24.pro
Новости по-русски
Январь
2024

«Үз канына тончыга». Яңа ел төнендә ир сөйгән кызын подъездда чәченнән сөйрәп йөргән

0

Владивосток шәһәрендә яшәүче ир-ат Яңа ел кичендә сөйгән кызын подъездда вәхшиләрчә кыйный. Бу турыда Лайф.ру хәбәр итте.

Яңа ел бәйрәме чак кына фаҗига белән тәмамланмый кала. Ярсыган ир-ат ярымшәрә сөйгән кызын күп катлы йорт подъездына алып чыга. Бу хәлне видеокүзәтү камерасы төшереп тора. Аннары кадрларны телеграм-каналлар тарата.

Видеода күренгәнчә, ир-ат кызны чәченнән сөйрәп тамбурга алып чыга, йодрыклары белән суга. Кыз авыртудан кычкыра, үз канына тончыга. Ир-ат кызны кыйнагач, салкын кафель буйлап сөйрәп йөри, аннары лифтка типкәләп кертә һәм төймәгә баса. Шуннан соң видео өзелә.

Аннары кыз хастаханәгә эләгә, аның баш мие селкенгән. Табиблар бу хәл турында полициягә хәбәр иткән. «Хатын-кыз бергә яши торган 30 яшьлек ире белән талашуын әйтә. Ир аны кыйнаган. Хәзер тикшерү бара», – дигәннәр Эчке эшләр министрлыгында.