ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2023

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов төркеме гастрольләргә 3 фура белән йөриячәк

0

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовлар төркеме быелгы концерт сезонында халыкны ниләр белән шаккатырачагын әйтте. Гүзәл бу турыда бик тәфсилләп телеграм-каналында яза.

«Инде 3 ай тирәсе, 24/7 режимында яшибез. Бу сезонда концерт группасын ике тапкыр арттырдык. Рәсәй буенча 25 кеше, өч фура белән йөриячәкбез. Сәхнәне корырга гына 8 сәгать вакыт китәчәк. Махсус конструкторлар, инженер прочнистлар, электриклар белән бу сезонга әзерләнгән трансформер сәхнә инде әзер. 4 ательеда 130 дан артык сәхнә костюмы тектердек. Рәсәйдә беренчеләрдән булып, яңа төрле видеоэкраннар, ут приборлары, проекцион җиhазлар алып кайттык. Егетләр шаярып: «Безгә үзебез белән 100 квт электростанция генә йөртәсе калды инде», - дип көләләр. Сез ишетмәгән яңа җырлар, элекке, сез белгән җырлар яңа форматта, өзексез тематик блоклар белән үрелеп барачак. Без бу концерт сезонында «перезагрузка» эшлибез. Милли сәнгатебез, эстрадабыз бер урында торырга тиеш түгел. Яшен тизлегедәй үзгәрүчән дөньяда без аннан да җитезрәк булырга тиеш» – дигән артист.