ru24.pro
Новости по-русски
Сентябрь
2023

«Менә артист кая ул!» – Иркә әнисенең җырлавын күрсәтте

0
«Менә артист кая ул!» – Иркә әнисенең җырлавын күрсәтте

Иркә әнисенең искиткеч матур итеп җырлаган видеосын күрсәтте. Социаль челтәрдәге язылучылары Иркәгә моң һәм талантның кемнән күчүен аңлаулары турында яза. Миңнебәдәр апага бихисап күп мактау сүзләре яуган гына.

«И кадерлекәй! Бала игелекләре күреп яшә син, амин», «Тавышы бигрәк моңлы. Менә артист кая ул», «Алла, моң, җаным. Бернинди микрофон да, музыка да кирәкми», «Аллаһы тәгалә бирсә бирә икән тавышны», – дип, Иркәнең әнисенә озын, бәрәкәтле гомер теләгәннәр алар.

Иркә үзе дә видео янына: «Әнием кадерлем янында без бүген. Озак яшә», – дип язып куйган.

Иркәнең бик тә сөенечле көннәре, ире Артур ялга кайткан, дип, биредә язган идек.