ru24.pro
Новости по-русски
Август
2023

«Әниегез асылынды» – Ир-ат хатынының мәетен капчыкка салып, кызыл җеп белән тегеп куйган

0

Красноярск өлкәсенең Ачинск шәһәрендә яшәүче ир-атны 26 ел элек хатынын үтергән өчен хөкем итәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Җинаять 1997 елның җәендә була. 15 ел бергә яшәгәч, ир белән хатын талаша башлый. 8 һәм 10 яшьлек ике кызлары һәм шәһәрдә уртак фатир булганга, аерылыша да алмыйлар.

Июньдә балалар әбиләрендә кунакта чакта, өйдә фаҗига була. Соң гына кич белән 31 яшьлек ир-ат фатирда ялгызы гына салып утыра. 30 яшьлек хатыны кайткач, алар талаша башлый. Хатын ваннага кереп китә, талаш та дәвам итә. Аның янына ире керә, ул хатынның битенә суга, хатын егыла, башы белән бәрелә һәм ваннада бата башлый. Ир исә чыгып китә.

Бераздан ул хатынының үлүен абайлап ала. Полициягә хәбәр итми. Ир хатынның мәетен капчыкка сала, кызыл җеп белән тегеп куя һәм такси чакыра. Зур Улуй авылына кадәр бара һәм мәетне Чулым елгасына ыргыта.

Бер атна узгач, мәетне балыкчылар таба. Ир җаваплылыктан качу өчен барысын эшли: «хатын туганнарына китте» ди, аннары «югалды» ди, үзе эзләгән булып та йөри. Аннары ул «хатын асылынып үлде», ул үзе «куркудан мәетне яшердем» дигән версия сөйли.

Озак еллар аның «хикәятләре»нә ышаналар. Ләкин прокуратура бу эшне кабат тикшерә башлый һәм ирнең җинаятьтә катнашы булуы ачыклана. Аннары ир-ат үзе гаебен танып күрсәтмә бирә, диелә хәбәрдә.

Красноярск прокуратурасы белешмәсе буенча, ир-ат балаларына да, «әниегез асылынып үлде» дип аңлата.