ru24.pro
Новости по-русски
Август
2023

Ильвира Хамматова: «Сынауларны бу көнгә килеп җитү өчен үтәргә кирәк булган...»

0

28 июль көнне җырчы Ильвира Хамматова белән сөйгәне Равилнең никах туе булган иде. Ильвира социаль челтәрдә искиткеч матур никах фотолары белән уртаклашты.

Бәхеткә урау юллар аша килүен ассызыклап, җырчы:

«Язмышлар языла күкләрдә. Бүгенге көнемә карап шуны гына әйтәсем килә, барлык авырлыклар, сынауларны бу көнгә килеп җитү өчен үтәргә кирәк булган икән.

Хәзер минем репертуарда мәхәббәт, гаилә, хатын-кыз бәхете хакында җырлар күбрәк булыр дип уйлыйм», – дип язган.

Яшьләрнең мәхәббәте гомерлек булсын! Бәхет телибез!