Нәфисә Акчурина: «Нишләп без борынгы замандагы ата-бабаларыбыздан идеаль тарих көтәбез?»
«Ком җыелып, таш булмас,
Кол җыелып баш булмас», –
дип язылган җиренә дә килеп җиттек, «Идегәй» дастанын укый торгач. Бу очрашуда безгә аны яраткан җырчыбыз, профессор, педагог Идрис Мөдәррис улы Газиев көйләп тә, җырлап та укыды. Дастаннарны бер генә көйгә көйләмиләр икән, кирәк урында көйләп яки җырлап, кирәк урында шигырь кебек укыйлар. Бу – үзенә бер аерым рухи мохит тудыра, дастанның эчтәлеген кабул итүне җиңеләйтә.
«Идегәй» дастанының кайсы гына юлын алсак та, ул – тоташы белән без, безнең рухиятебез инде. «Атомизированное общество» дигән сүз бар. «Ком җыелып, таш булмас» дигән гыйбарә шуны күздә тотмыймы икән? Бу юлның мантыйгы буенча шул билгеле: «Кол җыелып, баш булмас». Монысын тәрҗемәсез дә беләбез.
Идрис Газиевның моңлы да, көр дә, тыныч та, текстына карап усал да тавышын, тын да алмыйча, 2 сәгать тыңладык.
Менә кайда ул тарих! Күпчелегебез тарихка бүгенге көннең тәнкыйть күзлегеннән карый. Минемчә, тарихыбызга бәя биреп карарга кирәкми. Ничек булган – шундый булсын. Тарихны үзгәртеп булмый. Без үзебез дә идеаль кешеләр түгел бит. Бүгенге татар дөньясын әйтәм. Нишләп әле без борынгы замандагы ата-бабаларыбыздан идеаль тарих көтәбез?
Соңгы айларда күрүебезчә, үзебездән башка да, тарихны гына түгел, хәтта милләтебезне юк дип, ачыктан-ачык әйтүчеләр пәйда булды. Бәлки, алар үзләренең татарныкы кебек тирән тарихы булмаганга көнләшкәнгә әйтәләрдер? Хәер, күңелләрендә нинди ният ятканын Аллаһы Тәгалә генә белә.
Дастаннарга әйләнеп кайтыйк. Нинди булсалар да, дастаннардагы, тарихтагы шәхесләребез «алма пеш, авызыма төш» дип, мич башында көтеп ятмаганнар. Яу чапканнар, дәүләт төзегәннәр, илне киңәйткәннәр, мал тотканнар, азык әзерләгәннәр, кием теккәннәр, балаларын үстергәннәр, безгә бетмәс-төкәнмәс мирас калдырганнар. Үрнәк алырлык шәхесләр чиксез татар тарихында. Дастаннар менә шулар турында: Себерне дер селкеткән Тукбикә дә анда, Кәйрат батыр да анда. Идегәй дә, Йосыф та... Күп алар.
Һәм без бу мирасны өйрәнүне тиз арада оештырырга тиешбез. Менә безнең бурыч шушы бүгенге көндә. Тагын каян ишетергә тиеш соң безнең халык үзенең борынгы тарихын? Соңыннан үкенерлек булмаслык итеп эшләргә кирәк.
Жанна д`Аркның кем икәнен барыбыз да белә, чөнки аны мәктәптә өйрәттеләр. Ә менә татар ханбикәләрен белмибез, чөнки аларны мәктәптә өйрәтмәделәр.
Бөтендөнья татар конгрессының 2023 елны Дастаннар елы дип игълан итүенә мин бик шатмын.
Бу юнәлештә эшләп караганнан соң, без Солтанова клубында «Дастаннар – татар халкының милли коды» дигән проект язып, Конгресска җибәрдек. Кирәк дип тапсалар, бәлки, башка төбәкләргә дә тәкъдим итәрләр.
Иҗтимагый оешмаларның бу юнәлештә ниндидер яңа эш формалары булырга тиеш.
Мәгърифәт йолдызларыннан каз өмәсе, баш-тояк бәлеше «йолдызлары»на кадәрге араны без 100 ел үттек. Аска таба тәгәрәү җиңелрәк тә, тизрәк тә инде ул. Безгә Мәгърифәт йолдызлары югарылыгына үрмәләргә вакыт җитте. Яңадан башларга бервакытта да соң түгел. Чөнки туган телендә мәгарифе һәм мәгърифәтчелеге булмаган милләт – күпме генә тамак ярып «Бетмибез!» дип җырласа да, ул инде үлемгә дучар ителгән милләт.
Тагын бер – бишенче тапкыр җыелып укысак, « Идегәй» дастанын укып бетерәчәкбез. Куркып кына башланган эш ахырына җитеп килә. Шәхсән, минем өчен бу – зур шатлык. Нәтиҗәләрен соңрак күрербез, Алла бирсә.
Бик тиздән Идрис Мөдәррис улының үткән атнада Солтанова клубында «Татар дастаннары: көйләп уку традициясе (сәнгате)» дигән темага укылган лекциясенең видеосы чыгачак. Күрми калмагыз! Бергә булыйк!