Зәмирә Рәҗәпова: «Илсөя Бәдретдинованыкы матуррак булган»
Танылган журналист Зәмирә Рәҗәпова яңа йортын күрсәтте. Ул йортта эчке эшләр башлаган вакытын һәм әзер булган бүлмәләрнең видеосын куйган.
«Күпме, азмы – белмим. Бу – безнең беренче йорт. Безгә аны беркем салып бирмәде, без барысын да үзебез эшләдек. Макс белән икебезнең әниләре генә бар, алар икесе дә – пенсионерлар. Аларның ярдәменнән башка без бизнес алып бара алмас идек. Күпбалалы гаилә белән бизнесны бергә алып бару – катлаулы, әмма безнең әниләр белән мөмкин эш», – дип язган журналист.
«Бу йорт тулысынча билгеле компаниядә эшләү акчасына төзелде», – дип хәбәр итә ул. Зәмирә Рәҗәпова ире белән «челтәрле бизнес»та «кайный».
«Ах булган бу», – дип бәя биргән Илсөя Бәдретдинова.
«Ах» түгел әле, аңа кадәр бик күп эшлисе бар әле. Рәхмәт! Синең баскычыңны социаль челтәрдә күреп, Илсөянеке матуррак булган, дип уйлап куйдым», – дип язган Зәмирә Рәҗәпова.
«Ә мин синең баскычыңа кызыктым», – дип язган җырчы.
«Әкияттәге кебек. Шул йортта түгәрәк өстәлләр алдында шатлык-бәхет белән яшәргә насыйп булсын», «Тигезлектә, муллыкта яшәргә язсын», – дип теләгән видеоны караучылар.