ru24.pro
Новости по-русски
Март
2023

Данир Сабиров Зоя Солошина белән мөнәсәбәтләре турында: «Ул минем ярдәмчем генә түгел...»

0

Юмор остасы, җырчы Данир Сабиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә виртуаль дуслары белән аралашкан, аларның иң четерекле сорауларына җавап биргән.

Данирга: «Хатыныгыз белән яшь аермагыз күпме?», «Кайсы елны өйләнештегез?», «Артист булмасагыз, кем булыр идегез?» – кебек гадәти сораулар да биргәннәр. Сул колагына киеп йөри торган алкасына да бәйләнгәннәр. «Хуҗалыктагы сыерлар колагына да тамга тагалар...» – дип чагыштырганнар. Берәү исә Данир белән журналист Зоя Солошина мөнәсәбәтләре турында кызыксынган: «Зоя сезнең өчен кем ул, ярдәмчегезме?» – дип, сораган.

Данир соңгысына: «Ул минем ярдәмчем генә түгел. Зоя – безнең өчен күбрәк, якынрак кеше. Ул – күп функцияле. «Алиса»дан да «текәрәк», – дип җавап биргән.

Белүебезчә, элегрәк ТМТВ каналында «Сер булып калсын» тапшыруының алып баручысы булган Зоя Солошина бүген Данир Сабировның PR юнәлешендә хезмәт куя.

Фотолар: Данир Сабировның социаль челтәрдәге сторисларыннан